Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба кибетләрендә кибет киштәләре буш дигән сүз - дөреслеккә туры килми! [+интервьюлар]

Соңгы көннәрнең иң шау-шу уяткан темасы, Кытай республикасыннан таралган Коронавирус һәм аңа бәйле рәвештә илдә игълан ителәчәк карантин турында булды. Халык шул сәбәпләрдән кибетләргә йөгереп, карантин вакытында өйдә тору хәстәрен кайгыртып азык запасы туплады. Билгеле инде бөтен кеше күпләп ала башлагач, күп кенә кибетләрнең товар киштәләре, складлары бушап калды.Ләкин бу һич кенә дә әйбер бетә , дигән сүз түгел әле

Саба үзәгендәге кибет гадәти үз режимында эшли. Кибетчеләр сата. Сатып алучылар йөреп тора.Киштәләр дә буш түгел.Һәркем үз кирәгеннән чыгып товар сайлый. Улә бетә, чират торып, әйбер җыючыны очратмадык без дә.

 

Кибетчеләр сүзләренә караганда алар алдагы көннәрдә күп сатканнар. Халык тормыш өчен иң кирәкле, беренче урында тора торган ярма, он, шикәр комы, май, тукмачларны алган. Ләкин күпләп, капчыклап тугел. Көндәлектәгечә үз кирәгенчә генә. Аңа карап киштәләр бушамаган. Беткән товар урынына яңасы килгән. Гадәттәгечә эшлибез, -диләр сатучылар.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Саба кибетләрендә кибет киштәләре буш дигән сүз - дөреслеккә туры килми! #КоронавирусТМ #коронавирус #татарстан #богатыесабы #байларсабасы #сабинскийрайон #сабарайоны @saby_official_ @saba_tannary

Публикация от Саба дулкыннары (@trksabadulkynnary)

 

Ил җитәкчелеге халыкны юк бар уйларга, шик шөбхаләргә бирелмәскә чакыра. Республиканың үз халкын тукландырырлык азык запасы җитәрлек. Социаль челтәрләрдәге имеш-мимешләр алар хәзер күпчелек кызык борылышын алды. Бу агымга ияреп үз үзеңне ышандыру исә ахмаклык билгесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев