Саба дулкыннары

Саба хәзрәте Африкада кое ясаткан (ВИДЕО)

Безнең халыкның ярдәмчеллегенә һәм киң күңеллелегенә соклану артканнан арта гына бара. Менә әле күптән түгел шундый хәбәр җиткерделәр: Саба районының Шәмәрдән бистәсе хәзрәте Дамир Газизов ярдәме белән Африкадагы Нигер дәүләтенең бер авылында су коесы казылган. Шуның видеосын да җибәрделәр.

Бу видео газетабызның сайтында да бар. Аннан күренгәнчә, Африкада яшәүче бер милләт – мөселманнар кое янына җыелышкан. Берсе шуннан су чыгарта һәм иске генә чиләккә тутыра. Шуннан соң ирләр, хатыннар чиратлашып килеп, чиләккә аккан суда кулларын һәм йөзләрен юалар. Бөтенесенең йөзендә әйтеп бетергесез зур шатлык, үзләре елмаялар. Кое янына зур такта белән «Село Шәмәрдән Татарстан» дип язылган.
 
Башта шунысын да әйтик – Африка иләрендә яшәүчеләрнең 70 проценты фәкыйрь. Анда һәр бишенче кеше ач. Бу – 257 миллион кеше дигән сүз. Нигер дәүләтенә килсәк, ул да иң фәкыйрь дәүләтләрнең берсе. Аның төп проблемасы – халыкның күпләп үлүе. Мондагы һәр алтынчы бала биш яшенә дә җитмәгән килеш төрле авырулардан һәм ачлыктан үлә. Җирле халыкның күбесе балык тоту һәм авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Ләкин шунысы бар – өч кешенең икесе фәкыйрьлекнең теге ягында. Ел әйләнәсе уртача температура + 25 градус. Иртәләрен 15 градус кына булса да, көн уртасына 35 градуслык челлә башлана. Менә шушы челләдә ел әйләнәсе яшәсәләр дә, мескеннәрнең эчәр суы да юк. Чөнки кое ясату өчен акча кирәк, ә халыкта ул юк. Шушы аяныч хәлләрне ишетеп, укып белгән Шәмәрдән хәзрәте изге эш эшләргә алына да: ничек тә бер авылын булса да, коелы итәргә кирәк, дип карар кыла. Рамазан аенда җыелган сәдакаларның барысын да тиешле кешеләргә бирдерә. Ике ай ярым эчендә коены төзеп чыкканнар. Ул мең долларга төшкән. Безнең акча белән карасак, уртача 65 мең сум тирәсе. Барысын да тәфсилләбрәк Дамир хәзрәтнең үзеннән белештек.
 
 
– Аллаһы Тәгалә әйткәннәр, Коръәни Кәрим һәм пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) сүзләре белән, сөннәт белән яшибез. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә иң беренче әйткән: «Аллаһы Тәгалә каршында сезнең дәрәҗәгез дә, керемегез дә, байлыгыгыз да бәяләнми, сезнең эчке дөньягыз, тәкъвалыгыгыз бәяләнә. Шуңа күрә бер-берегезгә булышыгыз, Аллаһы Тәгаләне тыңлагыз». Икенчедән, безнең пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә: «Кеше яшәгән вакытта изгелекләр кыла. Әйтик, Коръән, намаз укый, хәер бирә, бер-берсенә булыша һәм моның өчен аңа әҗер-саваплары да бара. Кеше үлгәч тә, аның бу гамәлләре туктала, өзелә. Өч әйбердән кала», – дип әйтә. Бу әйберләр: Җәрия сәдакасы, икенчесе – калдырган гыйлеме, өченчесе – изге бала. Җәрия сәдакасы – өзелмәс сәдака дип тәрҗемә ителә. Ул ни дигән сүз? Әгәр дә берәү мәчет салдырып калдырса, кеше анда кереп намаз укыган, азан әйткән саен, бу кеше читтә булса да, үлсә дә, аңа тик торганнан әҗер – савап килеп торачак. Басма салдырып калдыра һәм аннан кеше йөриме, кое ясата һәм аннан берәүләр су эчәме… Хәтта бер хәдистә әйтелгән – кеше бер үсенте генә утыртып калдырса да, һәм шушы үсенте үсеп, аннан кошлар, хайваннар җимешләрен ашаса, аннан да әҗер савап килер. Икенчесе – гыйлем. Коръәннең тәфсирен язып калдыра һәм берәү аның язганнарын укып, изгелеккә тартылган саен, аңа әҗер савабы бара торган була. Өченчесе – изге бала, әгәр дә бала әти-әнисе үлгәч тә алар рухына Коръән чыкса, хаҗлар кылса, мохтаҗларга хәер таратса, әти-әниемнең рухына барып җитсен, дип, дога кылса, изге бала була инде бу. Ләкин бу гамәлләрне эшләгән вакытта ниятебез Аллаһ ризалыгы өчен булырга тиеш. Мине кеше күрсен, мактасын, менә мин нинди абруйлы кеше икән, дип, үзеңнең абруеңны күтәрү өчен түгел, фәкать бер Аллаһ күрде – җиткән. Аннан соң тагын бер хәдис бар. Бик гөнаһка баткан әшәке бер кеше барган вакытта бер этне күрә, ул эт әлсерәгән, сусаган, үләр дәрәҗәдә була. Шушы кеше коега төшеп су алып менә дә, эткә эчертә. Шушы этне үлемнән саклап кала. Сусызлык бит ул бик әшәке әйбер. Бу этне үлемнән алып калгач, Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларын гафу итеп, җәннәткә кертте, ди пәйгамбәребез. Әле бу этне су эчерткән өчен. Ә кешеләрне су эчертү тагын да зуррак дәрәҗә бит. Мин халыкка җомга намазында шушы хәдисләрне укыдым, менә шушы ике хәдискә һәм Аллаһы Тәгаләнең «бер- берегезгә булышыгыз» дигән сүзләренә нигезләнеп, Рамазан аенда үзебезнең дин кардәшләребез белән хәер җыештык. Хәзрәтләрнең вәгазьләреннән һәм башка мәгълүмат чыганакларыннан белә идем, Африка илләрендә, Нигер дигән дәүләттә ярлы мөселман кардәшләребез яши, аларда су да, электр да юк. Таптым кирәкле кешеләрне – аларга акча күчердем, алар исә шушы дәүләтнең бер авылында кое ясады. Мин бу авылның исемен дә, анда ничә кеше яшәвен дә сорашмадым. Иң мөһиме – сулары булсын.
 

 
– Сез ясатканга кадәр, суны кайдан барып алдылар икән, аларын сорамадыгызмы?
 
– Аларның иң якын коеларына 4-5 чакрым. Унар чакрым ераклыкта булганнары да бар, дип әйтәләр. Андагы эсселектә, һәр көн эчәр өчен суны шушы ераклыктан ташуны күз алдына китерегез әле. Бу изге гамәл турында хәзер башкалар да белде, миңа килеп әйтәләр инде – безнең дә катнашасы килә, тагын шулай акча җыешыйк әле, дип. Хәзер менә икенче проектны ачып җибәрдем. Шушы ук дәүләтнең башка бер мөселман авылына кое ясатачакбыз. Эчсеннәр суны туйганчы. Бу – менә нәрсә эшләдек, дию дә, мактану да түгел. Аларның сөенечләрен күреп, үзем дә шатландым. Кешелеккә бер изгелектән өлеш кертәсем килде. Алар да безнең кебек үк мөселманнар, башка кардәшләребезгә дә файда булсын. Без бит менә шлангыдан су агызып машина юабыз, ә алар эчәр суга да тилмерә, – ди Дамир хәзрәт.
 
Дамир хәзрәткә 41 яшь. Ул әле мәктәптә физкультура укытучысы да. Бик күпләргә үрнәк булырлык гамәл. Аллаһы Тәгалә ярдәмчегез булсын!
 
Сүз уңаеннан, бәлки бу изге эштә тагын кемнеңдер катнашасы килер. Кое коруга хәер-сәдака җыюлар дәвам итә. Теләгән кешеләр акчаны түбәндәге номерлы банк картасына күчерә ала:
 
Сбербанк. 5336 6900 3442 8302
 
Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: