Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба гимназиясе базасында республика күләмендә үтүче «Имин тәгәрмәч» бәйгесенең район туры үтте.

Бүген Саба гимназиясе базасында республика күләмендә үтүче «Имин тәгәрмәч» бәйгесенең район туры үтте.

Бәйгедә 21 командадан 84 юл хәрәкәтенең яшь инспекторы катнашты. Алар юл йөри кагыйдәләре, фигуралы йөртү, медицина, иҗади биремнәрне башкардылар. Балаларның әзерлеге елдан - ел яхшыра. Быел да алар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Шәмәрдән лицее командасы 3 нче, Саба гимназиясе командасы 2 нче урынны яулады. Саба урта мәктәбе командасы беренче урынга лаек булды.

Аерым катнашучыларга, яхшы чыгыш ясаган командаларга да бүләкләр тапшырылды.  Бу бәйгедә һәр бала бүләкле булды.

Республика туры май аенда үтәчәк. Саба урта мәктәбе командасының җиңү белән кайтуын телибез.

Фото: Гөлназ Вахитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев