Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Саба дулкыннары"ТРК се коллективы Казанда үтәчәк радиостанцияләр арасындагы волейбол ярышларында катнашачак

Чара Казанның пляж волейболы үзәгендә узачак.

(Казан, 10 август, "Татар-информ"). 15 август көнне сәгать 10:00да Казанның пляж волейболы үзәгендә (Сибгат Хәким ур., 70нче йорт) татар телендә сөйләүче радиолар арасында 6нчы пляж волейболы турниры узачак. Бу хакта турнирны оештыручы "Тәртип" радиосы хәбәр итә. 

Проектның максаты - татар телендә сөйләүче радио хезмәткәрләренең очрашуын дустанә спорт бәйрәме дәрәҗәсенә җиткерү. Проектка нигез салучы булып Илнур Фәйзрахманов тора.

6нчы турнирның төп оештыручысы - узган елның җиңүчесе “Тәртип” радиосы. Быелгы турнир радионың 5 еллыгына багышлана.

Реклама

8 команда үзара ярышачак: “Тәртип” радиосы, “Болгар” радиосы, “Татар радиосы”, “Күңел” (Чаллы), “Дулкын” (Саба), “Нократ дулкыннары” (Мамадыш), “Легендалар” (радиода эшләп киткән шәхесләр), “Азан” (интернет радио).

Хөкемдарлар: Радик Сабиров, Фәрит Салихов, Илназ Фәйзуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев