Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясендә кунакта гимназиянең 4 нче сыйныф укучылары

Журналистика белән кызыксынуны балаларда кече яшьтән тәрбияләргә кирәк.

Радио, телевидениедә эшләүчеләр кемнәр алар? Бу һөнәр ияләре нинди шартларда эшли? Менә шул сорауларга җавап эзләп үзебезгә килүчеләрне һәрчак ачык йөз белән каршы алабыз. Бүген "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясендә гимназиянең 4 нче сыйныф укучылары булып китте. Аларны үзебезнең бинабыз, эш шартларыбыз белән таныштырдык. Журналист һөнәренең нечкәлекләре турында сөйләдек. Малайлар, кызлар безнең радио тапшыруларыбызны тыңлауларын, телевизион чыгарылышларыбызны күзәтүләрен эйттеләр. Башкача була да алмый. Чөнки безнең "Дулкын" радиосында атна саен "Мәктәпләр тормышыннан, телевидениедә "Мәктәп ТВ" тапшыруы эфирга чыгып килә. Аларны укучылар үзләре әзерли. Районыбызда яна буын журналистлар эзерләудә без кулга кул тотынышып эшлибез.

#журналистТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев