Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре #МойГеройМояСемья акциясендә катнаша

«Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре дә сугыш батырлары оныклары.

Хәбибрахманов Гәрәй Хәбибрахман улы 1919 нчы елның 21 ноябрендә Мингәр авылында туган. Бөек Ватан сугышына гаиләдән 3 бертуган - Сәид, Җәмил, Гәрәй китә. Бабам Гәрәй 1941 нче елдан Можайск фронтында сугыша. Бу иң көчле сугыш кыры була. 1942 нче елда яраланып госпитальдә ята. Аннары туган авылына кайта. Колхозда бригадир, төрле эшләрдә, МТС та җир үлчәүче булып эшли. Әбием Рәшидә белән 10 балалары була, шуның 7се исән - сау үсеп җитә. Бергә 35 ел яшиләр.
Гөлназ Вахитова."Саба дулкыннары"ТРКсе журналисты.
#МойГеройМояСемья

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев