Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Саба дулкыннары” “Татарстан" радиосының 90 еллыгына машина бүләк итте (Радиолар арасындагы пляж волейболыннан репортаж)

Татар телендә сөйләүче радиолар ел саен август аендаКазансу" пляжында волейбол ярышында очраша. Моннан нәкъ дүрт ел элек, ул вакыттагы "Болгар" радиосы җитәкчесе Илнур Фәйзрахманов башлап җибәргән ярыш, хәзер инде традициягә әйләнде. Кулы җиңел булды, күрәсең, ел саен дусларча турнирда катнашучы коллективлар артып тора.

Пылаулы спорт бәйрәме



Баштарак ярышта Казанда эшләүче татар телле радиолар, "Болгар", "Татар радиосы", "Татарстан радиосы", "Тәртип FM" гына катнашса, соңрак аларга Чаллының - "Күңел"е, Мамадышның "Нократ дулкыннары" кушылды. Быел исә әлеге турнирда Сабаның "Саба дулкыннары" командасы да көч сынашты. Нәтиҗәдә, киеренке ярышка 7 команда чыкты.

Иртәдән көн болытлап, яңгырга җыенып торса да, төштән соң кък йөзе ачылып китте, чалт кояш чыкты. Хәер, "яңгыр астында да уйный идек", диделәр радио хезмәткәрләре.

Быелгы ярышны "Татарстан радиосы" оештырган. Ник дигәндә, узган ел алар абсолют җиңүче булып калган иде. Әйтергә кирәк, оештыру шактый югары дәрәҗәдә булды. Кайнар чәй дә, телеңне йотарлык пылау да бар иде. Бу тәм-томнардан һәркем авыз итә алды.



Командалар тренировка уздырган арада, ярышның "әтисе" Илнур Фәйзрахманов белән сөйләшеп алдык.

- Бу - безнең дүрт ел элек башланган чара, - диде ул. - Без аны Универсиада объектлары буш тормасын дип, шуңа агитация ясадык һәм шуны үз мисалыбызда күрсәтергә теләдек. Төрле радиоларда эшләүче коллегалар белән күрешеп аралашырга кирәк дигән идеяне "Татар радиосы"ның ул вакыттагы директоры Алмаз Миргаязов күтәреп алды. Башка радиодагы коллегалар да әкренләп шушы чарага тартылды. Ел саен шушы матур спорт бәйрәмен оештырып киләбез. Быелгы чараның үзенчәлеге шунда - ул "Татарстан радиосы"ның 90 еллык юбилеена багышлана.


"Безнеке җиңсә дә ярый, җиңмәсә дә"


Дусларча матчны исә "Татарстан" ДТРК җитәкчесе Фирдүс Гыймалтдинов ачып җибәрде.

- Мондый очрашуны уйлап чыгарган кешеләргә бик зур рәхмәт. - Бу - үзенә күрә радио хезмәткәрләре бәйрәме. Дәвамлы булсын иде, дип телик. Бүген көчле команда җиңсен. Безнеке булса да ярый, булмаса да ярый. Чөнки оештырасы да бар, быел моны үз җилкәбездә татыдык.

Шуны да әйтеп үтәсе килә. 2017 ел үзенчәлекле булды, халкыбызга югалтулар алып килде. Җырчы - радиосыз, радио - җырчысыз булмый. Арабыздан быел Илфак Шиһапов, Әлфия апа Авзалова, Хәния Фәрхи китте. Инде бөтенебез бергә җыелганбыз икән, аларны бер минут тынлык белән искә алыйк, - диде ул.

Бер минутлык тынлыктан соң, волейбол турниры ачык дип игълан ителде. Алдан салынган шобага ярдәмендә, командалар өч мәйданчыкка бүленде. Уенчыларга да шарт куелды: төркемдә өч егет, ике кыз булырга тиеш.

Уен кызганнан-кыза барды. Тамашаны карарга радиоларның тугры тамашачылары да җыелды.

"Радио хезмәткәрләре берсеннән-берсенә күчеп йөри"


- Татар телле радиолар җыелу, аралашу, хәл-әхвәлләрен сорашу өчен менә дигән чара бу, - ди "Татар радиосы" мөхәррире Айваз Садыйров. - Татар телендә сөйләүче радиоларның булуы безне бик сөендерә. Радио тормышы бик кызыклы бит ул, күп вакытта, кадрлар берсеннән-берсенә күчеп йөри. Менә шул элеккеге хезмәттәшләреңне, үзең эшләп киткән коллективны күрү өчен дә шәп мөмкинлек дияр идем. Ел саен ярышлар гадел үтә. Көчле төркемнәр бар. Кануны шундый: монда бернинди "блат" юк, турнирда спорт ягыннан алга киткән коллектив җиңә.

"Элек мине йөгерттеләр, хәзер мин йөгертәм"

Үзләре төп оештыручы һәм былтыргы җиңүче буларак, "Татарстан радиосы" хезмәткәрләре җаваплылыкны аеруча да тойды. Мондый җыелулар башка коллективлар белән генә очрашу түгел, үз дәүләтеңдә бердәмлек булдыра, дияр идем мин. Кемдер суга йөгерә, икенчесе кепка суза, тәҗрибәлерәкләре уен хәйләләрен өйрәтә.

"Безгә быел әллә ни җиңү кирәкми. Кирәкми дип әйтү дә дөрес түгел. Башка командалар да бу җиңүнең тәмен тойсын өчен, мөмкинлек бирергә тырышачакбыз. Ә мондый башлангычның әһәмияте бик зур. Радио хезмәткәрләре дә туп тота, туп чөя белергә тиеш. Моннан 90 ел элек барлыкка килгән "Татарстан" радиосы совет иле таркалганчы, татар телле бердәнбер радио булып саналды. Аның көндәшләре юк иде. Соңгы елларда кайбер районнарда да татар телле радиолар барлыкка килде. Аны күпләр "сезнең көндәшләр барлыкка килде", дип сөйли. Әмма без алай уйламыйбыз. Без көндәшләр түгел, ә хезмәттәшләр. Чөнки халкыбызның сайлау алу мөмкинлеге артты. Халыкны "аны тыңлама, моны тыңла", дип мәҗбүриләп булмый. Кеше үз күңеленә ятышлысын сайлап ала. Бу очрашу журналистларны таныштыру, берләштерү максатын да үз эченә керә. Мин радиода 45 ел чамасы эшлим. Бәлки яшьләрнең минем белән күрешәсе киләдер. Менә бу - зур очрашу мәйданы. Мин радиога килгәндә "Татарстан" радиосының ярты гасырлык юбилеен билгеләп үткән идек. Мин әле ул вакытта журналист булырга теләүче яшь егет буларак йөгереп йөри идем. Хәзер инде яшьләрне үзем йөгертәм, - ди "Татарстан" радиосы мөхәррире Рәзин Нуруллин.

"Тәртип" - халыкның йөрәгенә "тегелгән" халык радиосы


Мәгълүм сәбәпләр аркасында, "Болгар" радиосы ешлыгына кереп сыенган "Тәртип FM" радиосы да аерым, бәйсез команда булып уйнады. Җитәкчеләре Ризәлә Исмәгыйлева исә һәр хезмәткәрне аналарча кайгыртып йөрде.




- Безгә "Болгар" радиосы белән бер команда составында гына катнашасызмы дип тә әйткәннәр иде. Әле исем бар да, җисем бар дип, аерым тупланырга булдык. "Болгар" безгә көндәш түгел, безгә өч сәгать эфир бүлеп бирделәр, интернетта тәүлек әйләнәсе сөйлибез. Безгә берәү дә комачауламый, без дә шулай дип уйлыйбыз. Моның вакытлыча күренеш икәнен беләбез, - ди ул.

Хәтерегездә булса, "Тәртип FM"га ешлык сорап, халык петиция җыйган иде.

- Аның әле очы-кырые күренми. Безнең өмет инде ел ахырына кадәр. Шушы арада Татарстанга FM-ешлык бирергә тиешләр. Ул безгә булырмы-юкмы, анысын әйтә алмыйбыз.

Бүген монда командалар күп булгач, ишетелеп тә бетмәде. Команда үзенә лозунг итеп, радио лозунгын алган иде: "Тәртипле халык югалмый, тәртипсез татар була алмый". Ул чыннан да шулай бит. Шушы турнирга да: "Әйдә, без катнашырга тиеш", - дип куып йөрсәң, мәңге дә катнашмыйлар. Яшерен-батырын түгел, безнең финанс ягы да такыррак. Футболка, бейсболка ясату өчен дә акча кирәк. Чөнки безнең ешлык хәзер элекке түгел. Моңа кадәр булган футболкаларга 93,5 FM сүзе төшерелгән. Шул сүзне каплау өчен бүген төне буе, кул белән "Халык радиосы" дигән язу тектек. Бүген без шулай ямаулы футболка белән чыгыш ясыйбыз. Әмма аны ямаулы футболка дип санамыйбыз. "Тәртип" - халыкның йөрәгенә тегелгән халык радиосы, - ди Ризәлә Исмәгыйлева.

Быел җиңә калсалар, тәртиплеләрне киләсе елга очрашу уздыру мәсьәләсе дә куркытмый.

- Милләтпәрвәр кешеләр бик күп. Безне интернеттан беркем дә сүндерми. Алла боерса, "Болгар"дагы өч сәгатьне дә тартып алмаслар дип уйлыйм. Җиңү безнең якта булса, рәхәтләнеп оештырабыз мондый турнирны. Безгә "интернет-вещаниены" туктатмас өчен аппаратураны сатып алырга туры килде. Шулвакытта безне тыңлаучы, яратучы радиотыңлаучылар акчаны чыгарып кына салды. "Тәртип FM" яшәсен, үлмәсен дигән кешеләр күп. Хөкүмәтебез дә безне ярата, - диде Ризәлә ханым.

Җиңү ике яклы


Уенның яртысы тәмамлангач, хөкемдар Илнар Хөснуллиннан быелгы уенга "прогноз"ларын сораштым.

- Быел "Тәртип" көчле, - диде ул. - "Татар радиосы" узган елдан сүлпәнрәк. "Саба дулкыннары" да нык әзерлекле. "Татарстан" радиосы да баш бирми. Әмма монда отуның ике ягы бар. Быел җиңсәң, киләсе елга оештырасы бар бит. Шул ягын уйлап, кайбер командалар көндәшләргә юл бирергә мөмкин.

"Без әзерлексез килдек"


Чаллының "Күңел" радиосы әлеге турнирга башкала радиоларыннан кала, иң еш килә торган кунак.

- Без монда җиңү алып кайтырга дип килмибез, - ди аның җитәкчесе Рузилә Гатина. - Алдыбызга андый максат та куймыйбыз. Аралашу, тәҗрибә уртаклашу, башкала радиоларында һәм башка район үзәкләрендә эшләүче коллегаларыбыз белән танышу - төп максатыбыз. Бүген без бер әзерлексез килдек монда.

"Җиңәсе килә, кунакка дәшү өчен"


Узган ел икенче урында калган "Нократ дулкыннары" командасы быел да ахыргача беренчелек өчен көрәште.

- Быел икенче тапкыр катнашабыз. Узган ел, ниһаять, безгә дә чакыру килде. Без инде аңарчы да республиканың татар телендә сөйләүче радиолары волейбол уйнавын ишетеп белә идек. Быел әзерләнергә вакытыбыз азрак булды, ике генә көн. Узган ел ике атна алдан күнекмәләргә йөргән идек. Җиңәсе килә. "Менә без" дип мактану өчен дә түгел. Киләсе елга коллегаларны үзебезгә чакырасы килә. Безнең Нократ буенда пляж волейболы өчен ике мәйдан бар, - ди радио-телевидение тапшыруларын алып баручы Илнур Юнысов.

"Безне тренерлар әзерләде"


Дусларча турнирда "Саба дулкыннары" командасының быел дебюты. Беренче ел гына катнашсалар да, алар нык әзерләнеп килгән. Аларның уенын күзәткән башка радиостанция егетләре хәтта шаяртып: "Сабалар җиңеп, киләсе елга турнир анда узса, Миңнеханов үзе кайтачак икән", - дип тә көлешеп алды.

"Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбәрәкова сүзләренчә, коллективта 12 кеше эшли. Шуның унысы волейбол уйнарга килгән.

- Әлеге ярышка чакыру алгач, бик дулкынландык. Аннан соң, үзебезне кулга алып, хезмәттәшләр арасында волейбол уйнарга кемнәр сәләтле, шуларны барладык та, тренировкалар ясадык. Безне өч көн буе Саба тренерлары өйрәтте. Кызлар да, егетләр бу чакыруны бик теләп кабул итте. Мин җитәкче буларак, "Барабыз", дигән сүзне алга сөрдем.

Мин яшермим, ярышка һәркем җиңү теләге белән килә. Аннары, җиңелгәч әйтәбез инде без: "Иң мөһиме җиңү түгел, катнашу", - дип. Без менә җиңәргә дип килгән идек. Алдан кычкырган күкенең башы тишелә диләр. Башлар тишелмәсен иде дип телим, әлбәттә. Әлегә безнең команда барысын да җиңеп бара, - диде ул.

Май ботканы бозмый, ел саен җиңү комачауламый


Киеренке, гадел ярыш шактый озак барды. Нәтиҗәдә, финалга дүрт команда чыкты: "Татарстан", "Нократ дулкыннары", "Саба дулкыннары" һәм "Тәртип".

Алар соң көчкә кадәр, җиңү өчен көрәште. Әмма көчләр никадәр генә тигез булмасын, аксакал "Татарстан радиосы" быел да пляж волейболының җиңүчесе итеп танылды. Шулай итеп, күчмә кубок быел да үзләрендә калды. Икенче урында - "Саба дулкыннары" командасы. "Нократ дулкыннары" исә - өченчедә.

- Ике ел рәттән җиңәсе килмәсә дә, май ботканы бозмый, юбилей елында күңелле хәл. Быел мин алып барган "Пар канатлар" тапшыруына да 30 ел. Үземнең радиода эшли башлавыма да ярты гасыр була", - диде Татарстан радиосы мөхәррире Рәзин Нуруллин.




2014 елда кубокны - "Татар радиосы", ә 2015тә "Тәртип FM" алган иде.

"Саба дулкыннары" буш кул белән килмәгән. Алар: "Журналистларга һәрвакыт эзләнергә кирәк, кул астында машина булу кирәк дип, "Татарстан" радиосына магнитолалы машина бүләк итте. Әйе-әйе! Кечкенә вариантын. Машина формасында ясалган радиога да бик сөенде коллегалары. Ә башка катнашучыларга исә "Җир шары түгәрәк, гел очрашып торыйк", дип сувенир глобуслар өләште.

Әйтергә онытып торам, "Татарстан радиосы" да үз туган көненә буш кул белән килмәгән иде, һәр команда белән очрашу вакытында үзләренең махсус бүләкләрен тапшырдылар.




Кояш кыздырганда башланган дусларча турнирга йомгак ясалганда, күктә йолдызлар калыкты, төнге романтика ясап, черкиләр безелдәшә башлады.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев