Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба, Чүпрәле, Кукмара, Әлмәт, Зәй, Бөг елмә районнарында агропарклар төзеләчәк - юллама

Бу хакта еллык юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. (Казан, 21 сентябь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Кече хуҗалык формаларына ярдәм итү республикада нәтиҗәләрен бирә. Узган ел республикада авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын алар җитештергән. Фермерлык белән шөгыльләнүче хуҗалыклар күрсәткечләре үсеш күрсәтә". Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың закон чыгару органының 31...

Бу хакта еллык юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

(Казан, 21 сентябь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Кече хуҗалык формаларына ярдәм итү республикада нәтиҗәләрен бирә. Узган ел республикада авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын алар җитештергән. Фермерлык белән шөгыльләнүче хуҗалыклар күрсәткечләре үсеш күрсәтә". Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың закон чыгару органының 31 нче утырышында - ТР Дәүләт Советы депутатларына юлланылган еллык юлламасында шулай дип белдерде.

Чара бу минутларда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында бара. Анда, депутатлардан тыш, министрлыклар, ведомстволар һ.б. рәсми затлар катнаша. Алдан хәбәр ителгәнчә, барлыгы 700 кеше чакырулы.

"Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек өлкәсендә үсеш продукцияне эшкәртүгә бәйле булачак. Республикада Россиядәге иң зур агропарк урнашкан. Анарда эшкәртү цехлары да бар. Быелдан алып, авыл җирлекләрендә агропарклар төзү проекты тормышка ашырыла башлый. Чүпрәле, Кукмара, Саба, Әлмәт, Зәй, Бөгелмә районнарында, киләчәктә, республиканың башка районнарында да агропарклар төзеләчәк", - дип вәгъдә бирде республика лидеры.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев