Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларына таныклыклар тапшыру тантанасы

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен чираттагы уку елы ахырына якынлашты, димәк, аңа йомгак ясарга вакыт җитте.

2020 елның 3 июнендә "Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе"ндә барлык чикләнү чараларын үтәп, сәнгать мәктәбен тәмамлаучыларга таныклыклар тапшыру оештырылды. Быел балалар сәнгать мәктәбен 48 укучы тәмамлады. Район  чараларында актив катнашкан укучыларның ата-аналарына рәхмәт хатлары тапшырылды. Чыгарылыш сыйныф укучыларының барысы да киләчәктә рәссамнар яки музыкантлар, биючеләр булмаса да, Саба балалар сәнгать мәктәбендә алар матурлыкны бәяләргә, аңларга һәм тоярга өйрәнделәр. Хәерле юл сезгә, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Безнең мәктәптә алган белемнәрегез һәм тәҗрибәгез сезгә тормышта кирәк булыр дип ышанабыз. Уку елына йомгак ясап, авыр уку вакытында күрсәткән педагогик осталыклары өчен барлык укытучыларга, ата-аналарга  дистанцион форматта укытуның бөтен авырлыгын аңлаулары өчен; укучыларга - төрле  киртәләр булуга карамастан, тырышып укыганнары  өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Калган балаларга күңелле яллар телибез. Исән-имин  булыгыз! Яңа уку елында очрашырбыз!

 

Реклама

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев