Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбенең ата-аналар җыелышы һәм отчет концерты [+фото]

Узып баручы елның соңгы көннәрендә барлык нәтиҗәләрне чыгарырга, яңа планнар һәм идеяләр белән яңа бәхетле һәм уңышлы елга атларга кирәк. Иске елның хәтердә бары тик күңелле мизгелләр генә калдыруы мөһим. Саба балалар сәнгать мәктәбе коллективы да узып баручы елны матур итеп төгәлләргә уйлады.

 2019 елның 26 декабрендә Саба балалар сәнгать мәктәбенең отчет концерты һәм ата-аналар җыелышы узды. Чарага бик күп тамашачылар җыелды:  алар арасында укучыларның әти-әниләре, әби-бабайлары, чыгыш ясаучыларның дуслары да бар иде.Җыелышны мәктәп директоры Алмаз Зиннур улы ачып җибәрде, көн тәртибе белән таныштырып, балалар сәнгать мәктәбенең бүлек мөдирләренә уку-укытуэшчәнлегенә анализ ясауөчен суз бирде.Традиция буенча җыелыш укучылар һәм укытучылар тарафыннан әзерләнгән  концерт белән дәвам итте.

Кич буе балалар узләренең чыгышлары белән барлык тамашачыларны, ә иң мөһиме, әти-әниләрен сөендерделәр. Кечкенә артистларның һәр номерын тамашачылар көчле алкышлар белән каршы алды. Балалар сәнгать мәктәбе фойесында рәсем  бүлеге укучыларының эшләреннән төзелгән киңәйтелгән күргәзмә оештырылган иде, анда төрле техникаларда башкарылган иң яхшы эшләр тәкъдим ителде. Иҗат бәйрәме бик күңелле үтте. Бу матур бәйрәмдә катнашкан һәркем искиткеч музыка дөньясы белән очрашты, матур һәм кабатланмас сәнгать дөньясына чумды. «Яңа ел килә» дигән мәктәп укучыларының уртак чыгышы концерт программасының матур финал ноктасы булды.

Бүгенге чарада балалар сәнгать мәктәбе коллективы педагогларының осталыгын, талантлы укучыларның сәләтен тагын бер кат раслады.

Яңа 2020 елда балалар сәнгать мәктәбен яңа үрләр һәм җиңүләр көтсен, ә яшь музыкантлар барысын да кабатланмас башкарулары белән сөендерсен дигән теләктә калабыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев