Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбендә Саба районы һәм Татарстанның танылган гармунчысы Вилорик Вәлиуллин белән очрашу узды

11 ноябрь көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең актлар залында Саба районы һәм Татарстан Республикасының танылган гармунчысы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Фәйзулла Туишев исемендәге гармунчылар конкурсы лауреаты-Вилорик Вәлиуллин белән очрашу булып узды.

«Халык уен коралларында башкару осталыгы» дигән әлеге чара ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан уздырылды. Чара барышында Саба балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укытучысы Фатыйхова Р.Г. музыка сәнгатенә зур өлеш керткән күренекле мәдәният эшлеклеләре: Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Рәшит Ваһапов, Гали Ильясов, Фәйзулла туишев, Ильяс Әүхәдиев, Салих Сәйдәшев, Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар һәм башка композиторлар, җырчылар, дирижерлар,музыкантлар турында сөйләде, эчтәлекле презентация белән  таныштырды. Аннары залга әлеге очрашуның кунагы, Вилорик Басыйр улы Вәлиуллин чакырылды. Укучылар аны аягүрә алкышлап каршы алдылар.

Чара барышында Вилорик Басыйрович үзенең иҗади тормышы , музыка уен кораллары турында күп кенә кызыклы  мәгълүмат сөйләде, һәм , әлбәттә инде, үзе белән алып килгән барлык инструментларда- бик күп төрле гармуннарда  уйнап күрсәтте. Укучылар аның чыгышын  зур кызыксыну белән тыңладылар, күп кенә сораулар  бирделәр. Аннары музыка бүлегенең баян сыйныфында укучылар үзләре музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар. Очрашу  ахырында Вилорик Басыйр улы Вәлиуллин, мәктәпнең гармунчылар ансамбле белән бергә уйнап, мастер-класс күрсәтте. Ул укучыларга рәхмәт сүзләрен, теләкләрен җиткерде һәм сәнгать мәктәбенә үзенең музыкаль башкарулары белән диск бүләк итте. Укучылар һәм укытучылар , үз чиратында, Вилорик абыйга  шундый мавыктыргыч очрашу өчен рәхмәт сүзләре  белдерделәр, аңа сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Реклама

Сәнгать өлкәсендә буыннар чылбыры өзелмәсен! Балаларыбызны талантлы шәхесләребез үрнәгендә тәрбиялик!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев