Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбендә хореография бүлегенең 5 нче сыйныф укучыларының классик бию буенча беренче чыгарылыш имтиханы узды

25 гыйнвар көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә хореография бүлегенең 5 нче сыйныф укучыларының классик бию буенча беренче чыгарылыш имтиханы узды. Классик бию, уку дисциплинасы буларак, хореографиянең нигезе булып тора.

5 ел дәвамында балалар классика белән бик тырышып шөгыльләнделәр.  Балаларга фән җиңел бирелми, әмма шуңа да карамастан, укучылар тырышып эшләп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Бүгенге көндә дә балет иң матур биюләрнең берсе булып кала. Чакырылган кунаклар, ата-аналар балаларның тырышлыгына сокландылар. Имтихан бер сулышта узды һәм барлык тамашачылар да бик канәгать калдылар .

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев