Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Спасская башня детям» Халыкара хәрби-музыкаль фестивалендә катнаштылар

23-24 август көннәрендә “Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең” тынлы оркестр бүлегендә укучы балалар, укытучы - дирижер Фәтхуллин А.А. җитәкчелегендә Мәскәү шәһәрендә үткән «Спасская башня детям» дигән Халыкара хәрби-музыкаль фестивалендә катнаштылар.

Саба районының тынлы оркестры Мәскәү шәһәренең Кызыл мәйданында «Дефиле Марш» дип исемләнгән хәрби-парад номеры белән чыгыш ясады. Коллективның яшь булуына карамастан, безнең оркестр тамашачылар рухын хәрби, классик һәм халык музыкасы белән яулап алды. Әлеге фестивальдә бөтен дөньядан диярлек иҗат коллективлары катнашты. Һәр катнашучы үзенең милли мәдәниятен тәкъдим итеп, үзенең искиткеч программасы белән шаккатырды.  Безнең тынлы оркестр укучылары өчен бу фестивальдә катнашу  җаваплы һәм мактаулы чыгыш кына түгел, ә үз эшләрендә беренче зур профессиональ тәҗрибә дә булып тора. Бу чара аларда үз Ватаныңа карата тагын да күбрәк патриотизм, кыюлык һәм горурлык тәрбияләде!

 

Фото: saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев