Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары “Созвездие - Йолдызлык - 2019” зона ярышларында югары күрсәткечләргә ирешеп кайттылар

6 нчы 18 нче март көнендә Кукмара район мәдәният йортында “Созвездие - Йолдызлык - 2019” Ачык Республика күләм эстрада сәнгатенең телевизион яшьләр фестивале зона ярышлары булып узды. Өч көн дәвамында 7 районның Кукмара, Теләче, Саба, Балтач, Арча, Әтнә, Биектау талантлы балалары, яшьләре узләренең сәләтләрен курсәтте. “Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе”нән барлыгы бу фестивальдә 120 укучы катнашты.

Бүген, 18 март көнне гала-концертта чыгыш ясау өчен 30 иң яхшы номер сайлап алынды. Бу исемлеккә Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары да керде: «Асылташ», «Яшьлек», «Экспромт» бию коллективлары, «Тамчы» вокаль ансамбле, ялгыз башкаручы Рәхимуллина Залина. Гала-концерт фестивальдә катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.

Хореография номинациясендә

- кече торкемнәр арасында “Экспромт” бию коллективы - I урын - җитәкчесе Әхмәтова Алинә Наил кызы;

- кече торкемнәр арасында “Асылташ” бию коллективы - II урын - җитәкчесе Гарипова Гүзәл Марат кызы;

- урта торкемнәр арасында “Яшьлек” бию коллективы - II урын - җитәкчесе Мөбәрәкҗанова Альбина Зофәр кызы.

Ялгыз башкаручы җырчылар номинациясендә

- 1 нче кече төркемнәр арасында Батыршина Динә - I урын - җитәкчесе Аксанова Ләлә Мөнир кызы;

- 1 нче кече төркемнәр арасында Рәхимуллина Залина - I урын - җитәкчесе Аксанова Ләлә Мөнир кызы;

Реклама

- урта төркемнәр арасында Галимҗанова Әдилә - I урын - җитәкчесе Дәүлиева Гөлназ Рәшит кызы;

- 1 нче кече төркемнәр арасында Фәрхуллина Диана - II урын - җитәкчесе Фархуллин Ильнат Ринат улы;

- зур төркемнәр арасында Гарипов Динар - III урын - җитәкчесе Харрасова Лилия Альберт кызы.

Вокаль ансамбль номинациясендә

- урта төркемнәр арасында “Тамчы” вокаль ансамбле - III урын - җитәкчесе Харрасова Лилия Альберт кызы.

Барлык катнашучыларыбызны, җитәкчеләребезне хөрмәтле укытучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз 14 нче апрельдән 18 нче апрельгә кадәр Казан шәһәрендә үтәчәк суперфиналда унышлы җиңүләр, иҗади энергия теләп калабыз.

 

 

http://saby.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев