Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Созвездие-Йолдызлык-2019» суперфиналында катнаша

2019 елның 14 апрелендә КФУның «Уникс» мәдәни-спорт комплексында ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең суперфиналы ачылды.

Быел унтугызынчы «Созвездие-Йолдызлык» фестивале, Татарстанда яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга 25 ел тулуга, багышланган. Суперфиналда Татарстанның 43 муниципаль районыннан һәм 2 шәһәр округыннан 5,5 мең кеше катнашачак. Алар арасында Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә һәм Шәмәрдән филиалында укучы яшь артистлары да бар иде. Саба муниципаль районын, төрле номинацияләрдә 100дән артык катнашучы тәкъдим итә.

Билгеле булганча, суперфиналның беренче туры иртәгә тәмамлана һәм 17 апрельдә икенче туры башланачак. Безнең «Асылташ» (җит. Гарипова Г.М.), «Экспромт» (Хузина А.Н.)  һәм «Яшьлек» (җит. Мөбәрәкҗанова А.З.)  хореография коллективлары, җырчыларыбыз Динә Батыршина (җит. Аксанова Л. М.), Галимҗанова Әдилә (җит. Давлиева Г.Р.), Фәрхуллина Диана (җит. Фәрхуллин И.Р.). икенче турга үттеләр. Фестиваль нәтиҗәләре традиция буенча 19 апрельдә «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында беренче гала-концертта ясалачак.

 

Артистларыбызга һәм аларның җитәкчеләренә суперфиналның икенче турында уңышлар телибез!

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев