Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары – «Хрустальное сердце мира» Халыкара фестиваль-конкурсы призерлары

8 нче декабрь көнне Казан шәһәренең Полимер мәдәният сараенда, ел саен үткәрелә торган, «Хрустальное сердце мира» Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестиваль-конкурсы үтте. Бәйге, илнең төрле почмакларында яшәүче, балаларны сәнгать ярдәмендә берләштерү, дөньяның төрле илләренең мәдәни традицияләрен саклау; милләтара һәм халыкара элемтәләрне үстерү; мәдәният өлкәсендә иң талантлы яшьләрне һәм балаларны ачыклау һәр яктан ярдәм күрсәтү; коллектилар җитәкчеләре һәм укытучылары арасында тәҗрибә алмашу, һөнәри осталыкларын үстерү максатыннан чыгып үткәрелде. Бу бәйгедә Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллинар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе укучылары катнашты һәм яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр:

 

- «Наз» халык уен кораллары ансамбле (җит. Харрасов Р.С.) - I нче дәрәҗәдәге Лауреат;

- Габизов Илсаф (җит. Харрасов Р.С.) - II нче дәрәҗәдәге Лауреат;

- Миннегулова Алсу һәм Мифтахова Алина фортепиано дуэты (җит. Хафизова Ч.Ф. һәм Зәйнетдинова З.З.) - II нче дәрәҗәдәге Лауреат.

Җинучеләребезне һәм җитәкчеләрен чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә аларга иҗади унышлар телибез!

 

http://saby.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев