“Саба-Арена” спорт мәктәбенең еллык планын тормышка ашыру кысаларында 2025 елның 17 апрелендә бадминтон буенча тренер-укытучы Әхмәтҗанова Язгөл Илнур кызы “Бадминтонда тизйөрешле сәләтләрне үстерү” дигән ачык тренировка үткәрде.
Тренер дәрестә эшләүнең төрле рәвешләрен: разминка; йөгерү; тиз йөгерү; ботны югары күтәреп йөгерү; аяктан-аякка сикерүләр; сул, уң аякта озынлыкка сикерүләр; ракетканың уңга-сулга әйләнүе, арта торган траектория буйлап ачык һәм ябык ягы белән воланны һавага чөеп ташлау, ракетаның ачык һәм ябык ягы белән воланга сугу кулланды.
Тренер тренировка барышында куркынычсызлык техникасын үтәүне, үзара ярдәмне күзәтеп торды. Тренировкада катнашучыларга спортчыларга бадминтон уйнау ошый иде, алар бадминтонның техник һәм тактик гамәлләрен кызыксынып үзләштерә. Тренировкада укытуның психологик, физиологик, педагогик якларын исәпкә алу күзәтелә. Тренировка дусларча шартларда узды. Спортчылар күнегүләр белән кызыксындылар, яхшы эмоциональ рухта булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев