Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Саба Арена» спорт комплексында районкүләм 6нчы зур ифтар мәҗлесе уздырылды

Кичә, 7 нче апрель көнне «Саба Арена» спорт комплексында районкүләм 6 нчы зур ифтар мәҗлесе уздырылды. Чарага барлыгы 800ләп мөселман кардәшләребез килгән иде.

Пәйгамбәребез :  “Әгәр дә берәү рамазан аенда дин кардәшен ифтар мәҗлесенә чакырса, ул шушы кардәшенең савабын үзенә алачак. Ләкин шул ук вакытта дин кардәшенең дә савабы кимемәячәк”, – дигән.

Никадәр күбрәк кешене чакырсаң, шулкадәр кешенең савабын үзеңә  алачаксың, дигән сүз. Шундый әҗерләр, фазыйләтләр бар әлеге хикмәтле айда. Әлеге изге эшкә 100гә якын волонтер җәлеп ителгән. Дини мәҗлестә ТРсының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та катнашты.

Авыз ачтыру быел да районыбыз җитәкчелеге, Саба районы мөхтәсибәте тарафыннан иганәчеләр, шәхси эшмәкәрләр, аерым затларның сәдака акчаларына оештырылды. Быел да саваплы мәҗлескә 100 сумлык түләүле билетлар белән керделәр. Билет сатудан кергән акчаны район мөхтәсибәте җитәкчелеге алдан ук  ярдәмгә  мохтаҗларга таратылачагын искәрткән иде. Чара барышында әлеге  садака акчалары сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга һәм әтиләре махсус хәрби операциядә вафат булган сабыйларга- барлыгы 11 гаиләгә тапшырылды.

Азан әйтелеп, авыз ачканнан соң мөселман кардәшләребез бердәм ахшам намазын укыдылар. Аннан соң мәҗлес табын артында, учакта пешкән кайнар, тәмле плов һәм башка Аллаһ нигъмәтләреннән авыз итеп дәвам итте.  Пәйгамбәребез үзе яшәгән заманда сәхабәләргә Рамазан аенда ураза тотучы кешеләрне мәҗлескә җыеп авыз ачтырырга куша.

“Авыз ачтырган кеше, — ди ул, — муенын җәһәннәм газабыннан коткарыр, Аллаһ Тәгалә аның белеп һәм белми кылган гөнаһларын ярлыкар. Ураза тоткан берәр кешегә авыз ачарга бер хөрмә яисә баллы су биргән, аны ризыкландырган кешегә Аллаһ Тәгалә ураза тоту савапларын бирер, сусаганга эчерүчене гарасат мәйданына чакырмас”, — дигән.

Чараны оештыручыларга, волонтерларга, иганәче һәм җитәкчеләргә чиксез савабы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев