Саба ТВ

С-300 дәһшәтлеме?

Сүрия күгендә Россиянең Ил-20 очкычы бәреп төшерелү уңаеннан Россия Оборона министрлыгы үткәргән брифинг соңгы көннәрнең иң мөһим яңалыкларыннан берсе булып тора. 15 россияле хәрбинең һәлак булуы, бу һәлакәтнең Россия ракетасы ярдәмендә тормышка ашырылуы җавапсыз бик күп сорау­лар тудыра.

Мәскәү фаҗигадә Израильне гаепли һәм гыйбри­ләрне авызлыклау өчен Сүриягә С-300 һава һөҗү­менә каршы тору комплексын ике атна эчендә илтеп җиткерергә вәгъдә бирә. Пропаганда машинасы бу вакыйга израиль­ле­ләрне куркуга салачак, моннан соң бер гыйбри очкычы да Сүрия күгенә үтеп керә алмаячак, үтеп керсә, рәхим­сез рәвештә җәзага тартылачак дип вәгъдә бирә. Әлбәттә, болар барысы да телегипноз чаралары гына. Чынбарлык теледөньядагы сюжетлардан күпкә аерыла. Язлыкта гына Сү­рия­нең Рос­сиядән алган һава һө­җүменә каршы тору системалары җитмештән артык “томагавк”ны бәреп тө­шерделәр дигән телесандугачлар сайр­авын искә тө­шерик әле әйдә. Янкилар ул чакта үз ракеталарының барысы да максатка тө­гәл барып җитте дип белдер­гән­нәр иде. Израильнең Америкадан алган F-16 очкычлары Сүрия туфрагын өч йөз тапкырга якын бомбага тотканнар икән инде.


Гарәп иле дошман кар­чыгаларының үз күгендә пәйда булуына һәрвакытта да рус ракеталары белән җавап бирә, әмма нәти­җәсез. Бары тик бер тапкыр гына гыйбри очкычы бәреп төшерелде дигән хәбәр тараттылар, әмма Израиль ул хәбәрне дә кире какты. “Тома­гавк“ларны чүпләп торган система­ларның ни өчен F-16 очкычларына теше үтми дигән сорауны куйыйк та шуңа җавап эзләп карыйк. Израильлеләр шулка­дәр кыю очалар: хәтта үзләренә ут ачкан зенит системаларын юк итеп тә мәшә­кать­ләнмиләр диярлек. Гыйбри очучылары сүриялеләрнең утны очкычлар инде бомба ташлап кайтып киткәч кенә ачуларын һәм ракеталарны күккә тәр­типсез рәвештә очыруларын әйтәләр, ягъни очкычларны радарлар күрми, зенит системалары сукыр рәвештә аталар дип раслыйлар. Сүз иске F-16 очкычлары турында бара. Израильдә Американың F-35 стелс очкычлары да бар, аларын заманча радарлар белән дә күреп булмый. Шуңа күрә Оборона министрлыгында үткә­рел­гән брифингта С-300 комплексы бе­лән нәгърәләр ору Израиль­дә артык зур калтырану тудыргандыр дип әйтеп булмый.

Бездәге патриотлык гра­дусы күтәрелә, билгеле, әмма гыйбри­­­ләрнең “Едиот Ахронот” газетасы моны начар яңалык дип атау белән бергә Израиль хәрби һава көчләренә: “Сүрия һәм Ливан күгендә очканда күбрәк тырышлык куярга, тырышыбрак планлаштырырга, саграк кыланырга туры киләчәк”, – дип кенә язып чыкты.


Тагын берничә пропаганда белдерүен укып китик. “Америка стратег­ла­ры­ның исенә төшерәм: Хмей­­мимдагы һәм Тартустагы Россия хәрби базала­ры­­ның һавадан иминлеге С-400 һәм С-300 зенит ракеталары белән тәэмин ителә, алар­ның очу радиусы телә­­сә нинди таныш булмаган очучы объект өчен сюрприз булырга мөмкин”. Бу сүз­ләрне моннан ике ел элек, 2016 елның 6 ок­тябрендә, генштаб генералы Конашенков әйткән иде. Ил-26 очкычы Россия хәрби базасына тө­шеп утырганда бә­реп тө­ше­релде, сюрприз дошман очкычлары өчен тү­гел, россияле хәрбиләр өчен әзер­ләнгән булып чыкты. Хәзер инде илнең иң югары җи­тәкчелеге из­раиль­леләргә яңа сюрприз вәгъдә итә, шул ук С-300 ком­плексы белән яный. Сүрия күгендә асылда зур хәрби конфликт алдыннан мускулларны капшау бара. Шундый һәрбер капшау Россиянең хәрби техно­ло­гияләр ягыннан Көнба­тыш­тан күпкә артта калуы турында гына хәбәр итәчәк.


Очкычны кем бәреп төшерүе турында әле һаман да төгәл мәгълүмат юк. Россия хәрбиләре тарафыннан кулга алынган Сүрия хәрби һава көчләре җитәкчесе генерал Әхмәд Мәхлүл бөтен­ләй башка төрле мәгълүмат­лар бирә дип әйтәләр. Әмма монысы инде безнең өчен сер булып калачак.


Вәгъдә биргәч, Оборона министрлыгы сүзендә торыр, Россиянең яңа зенит комплекслары Сүриягә барып җитәр дип ышаныйк. Менә шуннан соң да Израиль карчыгалары россияле комплекслар канаты астындагы күккә очып керсәләр һәм бер каршылыксыз бомба яудыруларын дәвам ит­сәләр, Мәс­кәү моңа ничек җавап бирер? Телетама­ша­чының хә­тере кыска булуга өметләнеп, яңадан кесәдән йодрык селтәү беләнме? Рос­сияле обывательләр 1982 елның 9 июнендә Из­раильнең “Арцав-19” дип аталган хәрби сугыш операциясен башлауларын һәм санаулы сәгатьләр эчендә СССРның Ливандагы 19 заманча зенит ракета дивизионын юк итүләрен, 60 совет очкычын һавадан мәтәл­де­реп төшерүләрен, бөтен совет политбюросы­ның бу уңайдан дәһшәтле куркуга төшүен, Ливия лидеры Кад­дафиның беренче ярдәм­чесе Габдел Сәлам Җәллүд СССР илчесенә: “Без сездән сатып алган кораллар Ливанда картон уенчыклар шикелле яна”, – дип  ярсып кычкыруын белмиләр. Шуннан соң Варшава договоры иллә­ренең бездән йөз чөереп НАТОга таба авышуларын, Европадагы барлык совет гаскәрләренең чыгарылып бетерелүен барыбыз да оныттык диярлек инде. Сүрия күге өчен бүгенге тартыш нәкъ шундый нәтиҗәләр белән үзенең финалына якынлаша.

 

Рәшит Фәтхрахманов

 

Сау-сәламәт булсак, үлмәбез!

 

Россиягә дә, тоташ санкцияләр шартларында, башкалар ничек яши соң, дип як-якка каранырга вакыт җитте. Иранга, мәсәлән. Инде менә кырык ел Америка санкцияләренә түзеп, АКШ банкларында “катырылган” йөзләрчә миллиард долларын сагынып яшәсә дә, үлми әнә бахыр.

 
Киресенчә, үзен-үзе аша­та, киендерә, фәнен, мәга­ри­фен кулыннан килгәнчә үсте­рә, ракета-атом-төш коралы белән хәрби-сәнәгать комплексын булдырды хәтта. Әйе, автомобильләре 30-40 ел элегрәк чыгарылган иске “пежо” һәм “ситроен” анысы. Әмма йөрергә ярый. Бен­зиннарының газлы суга караганда очсызрак булуы гына ни тора! Самолетлары кырык ел дәвамында искергән, шуңа күрә еш “егылалар”, җимереләләр. “Боинг” һәм “Эйрбас” очкычларының исә “Иран” дигән сүзне гомумән дә ишеткәне-белгәне юк. Аның каравы, хәзер Кытай белән Россия аларны яңа самолетлар белән тәэмин итәр­гә әзер. Коррупциягә килгәндә, анда да бу зәхмәт бар. Әле ниндие генә! Үзләре байлык-муллыкта яшәп, халыкны һаман дога кылырга, ягъни булганына шөкер итеп яшәргә өндәүче дин әһел­ләре – җәмгыятьтә иң тирән коррупция сазлыгына баткан катлау. Әмма инде интернет киңлекләре бозган яшьләрнең пәрәнҗә-бөр­кән­чек­кә төренеп йөрисе­ләре килми. Хәзер алар яшь сылу гәүдәнең матурлыгын яшермичә, дөньякүләм мода йортларының модалы кием­нәрен киеп йөрүне хуп күрә.

 
Ә менә Гыйрак Сәддам Хөсәен идарә иткән чорда күпкә авыр яшәде. Хәтта төп байлыклары – нефтьне дә беркемгә сата алмады, барлык юллар ябык иде чөнки. Халык ачлыктан интекте, дарусызлык аркасында меңнәрчә бала кырылды. Фәләстыйн лидеры бервакыт: “Без­нең төп корал – хатыннарыбызның зур корсагы!” – дигән иде бит. Монда да шулай булды.

 
Шул ук вакытта “санкцияле” Гыйрак нефтенә тиз генә арада Төркия, Сүрия, Израиль һәм... шул ук Европа, Америка сәүдәгәрләре чат ябышты. Ягъни Гый­ракның бөтен нефте контрабандага әйләнде. Бу исә илгә көч-хәл белән очны-очка ялгап яшәү мөмкинлеге бирде.

 
Соңгы мисал – Греция. Флагы, гербы, Берләшкән Милләтләр Оешмасында урыны булган дәүләт әле ул үзе. Тик чынында – дәүләтчелеген югалткан банкрот. Греклар элек Европадагы бик күп илләргә караганда баерак яшәде. Әйтик, электровоз машинисты җиде мең евро хезмәт хакы алып, ә барлык дәүләт хезмәткәрләре вакытында эшкә килгән өчен генә дә ай саен 200 евро премияне кесәсенә салып барсын әле!.. Шул ук вакытта хөкүмәте алдап-йолдап, бюджетны өметсез саннардан “чистартып”, һаман саен очсызлы кредитлар каерып утырды. Нәтиҗәдә 300 миллиардлык бурычка батканын сизми дә калды. Менә хәзер инде 2060 елга кадәр бурыч түләргә туры киләчәк. Ягъни грекларның ике буыны илнең ахмак һәм карак җитәкчелеге, аягын юрганына карап сузарга күнекмәгән халкының ваемсызлыгы аркасында җыелган бурычны түләячәк.

 
Шуңа күрә хәзер алар белән беркем дә исәпләшми. Америка: “Россиягә бер өреп алыгыз!” – дип боергач, дипломатларыбызны шундук куып чыгардылар. Өстәвенә әле: “Россиягә эчке эшлә­ребезгә тыкшынырга юл куймаячакбыз!” – дип бармак та селкеп калдылар. Премьер Ципрас Мәскәүгә килеп, Путиннан бурычка өч миллиард евро сорагач, әлбәттә инде, ил башлыгы җавабын кыска тотты. “Безгә санкцияләр игълан иттегез, Евросоюздан сорагыз әнә!” – дип кенә җибәрде. Шуннан Ципрас: “Алар безгә бирмиләр, һаман саен эшләтәләр дә эшләтәләр. Өстәвенә әле пенсиягә чыгу яшен дә күтәрергә мәҗбүр иттеләр. Хатын-кызларыбыз 50 яшьтә чыга иде, хәзер – 65тә. Ирләр 55тә чыкса, хәзер Евросоюздагыча – 67 яшьтә генә...” – дип “елады”.


Ни әйтәсең инде монда? Ни чәчсәң, шуны урырсың – бары шул гына.


Вахит Шәрипов
 


Шәһәр табибы районга килә

 
Балалар республика клиник хаста­ха­нәсенең сәламәтлек мобиль үзәге белгечләре районнарга сәфәр оештыруны дәвам итә. Күчмә бригада составында даими эшләүче педиатр, офтальмолог, невролог, эндокринолог, кардиолог, УЗИ тикшеренүе үткәрүче белгеч­ләр бар.

 
Шушы көннәрдә Алексеевск райо­нының Биләр шәһәрендә булганнар. Анда бакчага йөрүче һәм мәктәптә укучы 150 баланың сәламәтлеген тикшер­гән­нәр. Мобиль бригаданың килүе турында алдан хәбәр ителгән. Табиблар тикше­ренү үткәрүдән тыш, балаларга һәм ата-аналарына киңәшләр биргән. Сүз нигез­дә сәламәт яшәү рәвеше, имгә­нүләрне булдырмау, дөрес туклану кагыйдәләре хакында алып барыла. Мондый чаралар авыруларны алдан кисәтү һәм табу максатыннан үткәрелә. Шәһәр белгечләре районнардагы балалар табиблары белән элемтәдә тора.


Мобиль үзәк 2014 елдан кулланылышта. Ул күзне, тешне карау өчен җи­һазлар, электрокардиограф, УЗИ аппараты, лаборатор тикшеренү үткәрү җайлан­малары белән җиһазланган. Киләсе атнада Лаеш районына сәфәр оештырыла. Анда да диагностика комплексыннан тыш, бер төркем белгечләр барырга җыена. Районнар күп, ничек барысында да йөреп чыгарга өлгер­ә­ләр, бер булган җиргә башка әйләнеп кайтмыйлар микән? Әлеге сорауны рес­публика балалар клиник хаста­ханәсе баш табибы Айрат Зиатдиновка бирдек. “Өлгерәбез, чакырган җиргә бармый калмыйбыз, – ди баш табиб. – Мөһим эш чыгып, чакыралар икән, белгечләребез яңадан ул якларга барып кайтырга һәрвакыт әзер”.


Районнарга планлы рәвештә чыгып китәргә җыенганда нинди белгечләргә сорау аеруча зур икәнне алдан ук өйрәнәләр. Ә мобиль үзәкнең җиһаз­ланган булуы кандагы шикәр, холестерин күләмен ачыкларга ярдәм итә. Шулай ук балаларның физик үсешен, сулыш алу һәм йөрәк эшчәнлеген, авыз куышлыгы торышын да тикшерә алалар. Табиб-педиатр Диләрә Ибәтуллина әй­түен­чә, районнарга чыгу балалар өчен дә әйбәт, ата-аналар өчен дә уңайлы. Тик­шеренү өчен каядыр читкә барып вакыт үткәрәсе түгел.


Фәния Арсланова

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 138, 26.09.2018/)

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: