Саба ТВ

Русиядә кем кадерлерәк?

Нефтькә халыкара бәяләр үсә, ә эчке базарда бензин кыйммәтләнә. Соңгы атнада гына АЗСлардагы таблодагы саннар тагын үзгәртелде. Ә аңарчы 21нче апрельдә бәяләр күтәрелгән иде. Бүген популяр АИ-92 бензины 39 сумны узып китте. Әле бу чик түгел, экспертлар ел ахырына кадәр аның 50 сумга җитәчәген фаразлый. Ә инде ягулык-энергетика бәяләре артыннан торак-коммуналь түләүләр, электр энергиясе, кибетләрдәге бәяләр өскә сикерәчәк, билгеле инде тормыш кыйммәтләнәчәк. Яңа сайланган Путин Русия хөкүмәтенә 2024нче елга чаклы хәерчелекне бетерергә, уртача гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерерлек шартлар булдырырга боерса да, бүгенге вәзгыятьтән чыгып, моңа ышануы кыен. Миңа Русиядә хакимият халыкны түгел, шул власть тирәсендәгеләрне генә ярата сыман тоела.

АКЧА ЮК, ҖИТМИ

Яңадан билгеләнгән Премьер-министр Медведевка пенсия яшен арттыру миссиясе дә куелган. Медведев моны булдыра алыр, ул бит акча юклыгын яшереп тормады: Кырымда пенсионерларга түзәргә кушты, акча юк, диде.

Өстәвенә 2018нче елда ук Русиядә пенсионерларга түләүләрне киметергә мөмкиннәр. РИА Новости хәбәренә ышансаң, бюджетка үзгәрешләр турындагы проект-тәкъдимдә «Социаль сәясәт»кә 52,93 миллиард сум киметергә диелгән. Шул исәптән аның 51 миллиард ярымы пенсион тәэминат өлешеннән. Социал түләүләрне дә Минфин 5,9 миллиард сумга киметүне сорый. Шуның 2,23 миллиарды инвалидларга ярдәм өлеше.

Менә шушы фонда икенче бер тәкъдим гаҗәпләндерә. 2018нче елда бюджетка кертергә теләгән үзгәрешләр арасында көч структуралары бюджетын 20,3 миллиард сумга арттыру нияте бар. 4,6 миллиард сум төзәтү структуралары чыгымнарына арттырыла, тагын 2,3 миллиард – армиягә.

Гомумән, 2018нче елда армиягә һәм көч структураларына 5 триллион сум чамасы бюджет акчасы сарыф ителәчәк. Әлбәттә, көч структураларының бай һәм әйбәт яшәве, хакимиятнең озын гомерле булуына гарантия ул. Чөнки хакимияткә лояль карашлы полиция һәм армия популяр булмаган реформалар үткәрергә, халык ризасызлыгын авызлыклап тотарга булышачак. Инде болай да митинглар, сүз иреге, ризасызлык акцияләрендә катнашу мөмкинлеге бөтенләй бетерелде, дисәң дә була.

Бездә халык түзем һәм сабыр. Ул әлегә федераль телеканаллар сөйләгән яхшы тормышка ышана, АЗСлардагы бәяләр алышынуга да игътибар итми. Әле форумнарны карап утырдым, бензин бәясе күтәрелүгә сөенүчеләр күп. Алар машиналар саны кимиячәк, дип шатлана. Әмма бензин хакына бар тормышыбыз бәйләнгәнен аңламыйлар ахыры.

МОХТАҖ МИЛЛИАРДЕРЛАР

Хакимият халыкны түгел, өстә аңлашылганча, беренче чиратта көч структураларын һәм олигархларны кайгырта. Кырым, Украина сәбәпле һәм Русия адресына башка халыкара гаепләүләр аркасында кертелгән санкцияләргә эләккән ширкәтләргә, шул исемлеккә кертелгән затларга Русия хөкүмәте ярдәм итәчәк. Апрельдә генә дә бу исемлеккә Русиянең 14 эре ширкәте өстәлде. Арада En+ Group, «Группа ГАЗ», «Базовый элемент», «Рособоронэкспорт», UC Rusal, «Ренова», 24 эшмәкәр һәм Русия дәүләте югары җитәкчелеге әгъзалары да бар. Форбес журналына кергән билгеле миллиардерларыбыз Олег Дерипаска, Виктор Вексельберг, Сөләйман Кәримов һәм Игорь Ротенберг та исемлеккә яңа өстәлде. Рәсми Вашингтон аларны Кремльгә якын һәм Русия сәясәтенә йогынтылары булган «олигархлар» дип таба. Белгәнебезчә, Русия олиграхлары илебез территориясендәге табигый казылма байлыклар белән эш йөртүчеләр.

ИА REGNUM хәбәренә караганда, АКШ санкциясенә эләккән Виктор Вексельбергның «Ренова» ширкәте инде бу ярдәмне алган да. Аның күләме сер итеп саклана. Шундый ук ярдәмне якын киләчәктә «Русал» белән «Группа ГАЗ» да алачак.

Менә кемнәрне ярата хакимият. Һәм моның сәбәбе аңлашыла, чөнки икътисадый монстрлар булган олигархлар сәяси вәзгыятькә турыдан туры йогынты ясый. Ә АКШның һәм Көнбатышның санкцияләре аларда ризасызлык кәефләре тудырырга мөмкин. Чөнки санкцияләр илебезнең тышкы сәясәтендә уйланылмаган чатаклыклары нәтиҗәсе ул, икенче төрле әйткәндә, халыкара аренада килешеп эшли белмәвебез, ялгышлар җибәрүебез сәбәп булып тора.

РИА Новости хәбәренә караганда, русиялеләрнең 43 проценты, санкцияләр кертелү аркасында зыян күрүче ширкәтләргә ярдәм оештыруны урынсыз, дип саный. «Иҗтимагый фикер фонды» үткәргән сораштыруда катнашучыларның өчтән бере ярдәм яклы. Алар 35 процент. Тагын 22 процент җавап бирмәгән.

Каршы булучылар да берничә төркемгә бүленә: 13 процент, бу ширкәтләр үзләре дә көчле, дисә, 11 процент сораштырылучы, алар бу проблеманы үзләре хәл итә ала, ди, ә 5 процент сораштырылучы болар шәхси ширкәтләр, ярдәм беренче чиратта халыкка кирәк, дип белдерә.

Әлеге сораштыру 21-22нче апрельдә мең ярым кеше арасында Русиянең 53 төбәгендә 104 торак пунктта үткәрелгән.

ҮЗ КҮСӘГЕБЕЗ ҮЗЕБЕЗГӘ ТОНДЫРА

Дмитрий Медведев санкция тышавына эләккән олигархларга ярдәм итү белән беррәттән яңа антисанкцияләр чараларын әзерләүне дә боерды. Тәкъдимнәр арасында АКШтан медицина препаратларын кертүне чикләү турындагысы табибларны борчуга сала. Чөнки ул миллионлаган русиялеләрне авыр хәлгә калдырачак, югыйсә, чит илләрдән алына торган даруларның аналоглары Русиядә бөтенләй юк, яисә сыйфаты начар.

Инде болай да антисанкцияләр белән хакимият үз халкына шактый кыенлыклар тудырды. Чит илдән кертелгән ризыкларны тракторлар белән таптатып юк итүне генә искә алыйк: шул ук вакытта очын очка ялгап яшәүче хәерчелек чигендә көн күрүчеләр никадәр. Медведев та Русиядә 20 миллионлап хәерче булуын таныды бит. Кыскасы, безне кыерсыталар, ә безнең җавап бирерлек көчебез юк. Кесәбез дә такыр, икътисадыбыз да тулаем чит илгә бәйле, тормышыбыз да чит ил товарларыннан башка мөмкин түгел. Ничек итсәк тә, безнең антисанкцияләребез иң беренче чиратта үз хәлебезне авырайту булып чыга. Дөрес, чит илләрдән дарулар кертүне чикләү әлегә хәл ителмәгән, хөкүмәт аңа ук барып җитмәс, дип тә өметләндерәләр.

Ә КИЛӘЧӘК?

Халыкара вәзгыятьнең ничек булып бетәсен бүгенгә фаразлау авыр. Башта беренче санкцияләр кертелүгә депутатлар, сәясәтчеләр сөенгән иде: ниһаять эчке икътисадыбыз чәчәк атачак, диделәр. Никтер, чәчәк атуыбыз гына күренми. Чәчәк атасы икътисад кыенлыклар тудырылгач атмый да атмый инде ул. Шулай да чәчәк атып, ныгып китәрбезме, әллә һаман да үз эчебезгә томаланып, ялгызыбыз гына яшәвебезне дәвам итәрбезме? Әлегә нефть хаклары икътисадыбыз өчен уңай. Ләкин бу уңайлык халык тормышында сизелми: рубль ныгымый, әнә бензин кыйммәтләнә… Әле күрәселәребез алда булмагае… Финанс министры вазыйфасын башкаручы, Вице-премьерга тәкъдим ителгән Антон Силуанов та соңгы арада кризисның төбен үлчәүдән туктады бит. Бу шомландыра, әллә төп күренмиме инде…

Барыбызга да сәләмәтлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

 

http://beznen.ru

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: