Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Рубин”ның ике уенчысы Футбол буенча ДЧ-2018гә Россия җыелмасына керде

Мундиаль уеннары Россиянең 11 шәһәрендә узачак.

Россия җыелмасы тренер штабы Россия футбол союзы сайтында 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына ил командасының соңгы составын игълан итте. Анда Казаннан “Рубин”ның ике уенчысы: Владимир Гранат һәм Федор Кудряшов керде.

Тулаем алганда җыелманың соңгы составына 23 уенчы кергән. Алар: капкачылар – Игорь Акинфеев (ЦСКА, Мәскәү), Владимир Габулов (“Брюгге”, Бельгия) һәм Андрей Лунев (“Зенит”, Санкт-Петербург);

сакчылар – Владимир Гранат (“Рубин”, Казан), Сергей Игнашевич (ЦСКА, Мәскәү), Федор Кудряшов (“Рубин”, Казан), Илья Кутепов (“Спартак”, Мәскәү), Андрей Семенов (“Әхмәт”, Грозный), Игорь Смольников (“Зенит”, Санкт-Петербург) һәм Марио Фернандес (ЦСКА, Мәскәү);

ярымсакчылар – Юрий Газинский (“Краснодар”), Александр Головин (ЦСКА, Мәскәү), Алан Дзагоев (ЦСКА, Мәскәү ), Александр Ерохин (“Зенит”, Санкт-Петербург), Юрий Жирков (“Зенит”, Санкт-Петербург), Роман Зобнин (“Спартак”, Мәскәү), Далер Кузяев (“Зенит”, Санкт-Петербург), Антон Миранчук (“Локомотив”, Мәскәү ), Александр Самедов (“Спартак”, Мәскәү ) һәм Денис Черышев (“Вильярреал”, Испания);

 

Реклама

һөҗүмчеләр – Артем Дзюба (“Арсенал”, Тула), Алексей Миранчук (“Локомотив”, Мәскәү ) һәм Федор Смолов (“Краснодар”).

Россиядә Футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр 11 шәһәрдә узачак. Казан алты турнир матчын кабул итә: Kazan-Arena стадионында Франция – Австралия (16 июнь), Испания – Иран (20 июнь), Польша – Колумбия (24 июнь) һәм Германия – Көньяк Корея (27 июнь) төркем этабы матчлары узачак. Шулай ук Татарстан башкаласында финалның сигездән бере (30 июнь) һәм финалның дүрттән бере матчлары (6 июль) уза. 

Фото: rfs.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев