Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Рубин" футбол клубы ике уенчысын арендага бирде

Әлеге футболчылар командага Корбан Бердыев килгәннән соң төп составка эләгә алмады.

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ"). "Рубин" футбол клубы "трансфер тәрәзәсе" ябылганчы ике футболчысы - сакчылар Карлос Самбрано һәм Серхио Санчесны сатып җибәрә алмаса да, арендага бирү җаен тапты. Әлеге футболчылар командага Корбан Бердыев килгәннән соң төп составка эләгә алмады.

"Рубин"га 2016 елның июлендә килеп, 24 матчта кырга чыккан Перуның 28 яшьлек футболчысы Карлос Самбрано 2017-2018 елгы сезон азагына кадәр аренда хокукларында Грециянең ПАОК клубы өчен уйнаячак.

Ә Испания футболчысы, 31 яшьлек Серхио Санчес сезон азагына кадәр үз иленең "Эспаньол" клубы данын яклаячак. "Рубин" өчен ул 21 матчта катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев