Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Рахманкул: “Без образны үзебез тудырабыз”

"Мунча ташы" театры актеры Рөстәм Рахманкул-Козгынчинский исемен әйтүгә, күпләрнең күз алдына гитара тоткан, кәмитрәк, ярым русча, ярым татарча сөйләшә торган шәһәр малае, йә беркатлырак авыл исереге, йә "в натуре" дип сөйләшүче шәһәр бандиты килеп басадыр. Театр оешканнан, ягъни 1980 елдан бирле Рөстәм Рахманкул "Мунча ташы"ның алыштыргысыз артисты.

Рахманкул Мамадыш районы Козгынчы авылында туа. Түбән Кама шәһәрендә 1974 елдан бирле яши.

- Рөстәм әфәнде, нинди яңалыкларыгыз бар?

- Менә, ун көн буе Казанда тамаша куйдык. Башка яңалыклар юк та бугай инде...

- Ә тормышыгызда?

- Шулай ук юк дияр идем, чөнки намазда мин.

- Күптәнме?

- Ике елдан артык. Үз вакыты белән килә икән ул. Ни өчен икәнен дә аңлата алмыйм, кердем дә киттем. Мактанып та йөрмибез.

- Алга таба "Мунча ташы"нда уйнаячаксызмы?

- Әйе. Намазда бер мин генә түгел бит. Әнфис тә укый. Артист егетләребез бөтенесе дә намаз укый белә, җомгаларга йөрибез.

- Диндә булган кешегә сәхнәдә исерекне уйнап, җырлап йөрү килешәме?

- Кемдер килешми ди. Әмма без бит гыйбрәт өчен уйныйбыз аны, сатира аша җәмгыятьтәге кимчелекләрне күрсәтергә тырышабыз. Бөтен театр да алай булдыра алмый. Безнең авылда күршедә бер абзый яши иде. Чит илләрдә дә йөреп кайта. Ләкин салырга яратты. Беләсезме, аның кебек исерек аек кешедән әйбәтрәк. Бик юмарт, яхшы кеше иде үзе. Салып бирсәң - сала, бирмәсәң, сорап керми. Безнең миниатюраларда да шулай. Динен, аңын югалтканнар түгел бит без. Миңа җомга намазларында да бу сорауны күп бирәләр. Кабатлап әйтәм, бу рольләр бары тик гыйбрәт өчен.

  • "Кода-кодагыйлар белән улымның никахында"

- "Мунча ташы"н озын гомерле булыр дип уйлыйсызмы?

- "Мунча ташы"на быел 38 яшь тула. Ничек инде шундый театрның киләчәге булмасын? Булыр дип уйлыйм. Тамашачы яратып, үз итеп килә бит.

- Тамашагызга зур түрәләр дә килдеме?

- Килделәр, Аллага шөкер. Фамилияләрен әйтеп тормыйм. Шәһәр хуҗалары, администрациядән килделәр.

- Сезгә үз яшегезне бирү кыен. Сере нидә икән?

- Кит аннан, кем әйтте аны?! Мин моны Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте дип уйлыйм. Шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып барам, иртән зарядка ясыйм.

- Сез профессиональ җырчы түгел, ләкин тамаша саен җырлыйсыз. Үзегез теләпме?

- Мин бит малай чактан ук баянга җырлап йөргән кеше. Армиядә икенче ел хезмәт иткәндә гитарада бик яхшы уйнаучы профессионал бер егет килде. Менә шул өйрәтте мине уйнарга. Армиядән кайткач, Түбән Камада "Ләззәт" исемле татар вокаль-инструменталь ансамбле оештырдык. Мин шул төркемдә ритм-гитарада уйный, җырлый идем. 1978-79 елларда андый әйбер сирәк иде әле. Ул төркем һаман да эшләп килә. "Мунча ташы"на да музыкант буларак килдем. Беренче тамашада җырлап катнаштым. Аннан рольләргә кереп киттем инде. Миниатюраларда җырлау - үземнең теләк. Җырларны үзем табам, сайлыйм. Теләкләремне әйтеп композиторларга чыгам, язып бирәләр.

  • Кызы Ләйсән гаиләсе белән
- Хатыныгыз Зоя ханым белән ничәнче елдан бирле бергә инде сез?


- Ходайга шөкер, 1981 елдан бирле. Үзем әби-бабай белән үскәч, гаиләнең никадәр кадерле икәнен яшьли аңладым. Зоя белән ике бала үстердек. Хәзерге көндә икесе дә гаиләле, Түбән Камада яшиләр. Кызыбызның ике улы бар: олысы 4 сыйныфта укый, кечесенә 4 яшь. Зоя бүген пенсиядә, өйдә оныкларны карый. 7 апрельдә 59 яшь тула аңа да.

- Сатирик образлар ничек туа?

- 38 ел тәҗрибә күптер инде ул, минемчә. Уйналасы ролеңә туры килгән берничә кешене карап йөрисең дә, үзеңә кирәклеләрен сайлап аласың. Шуннан образ туа. Без бит режиссер әйткәнне генә эшләмибез, образны үзебез тудырабыз.

- Алга нинди планнар?

- Себер якларына җыенабыз, Алла бирса. Себер халкы безне кабул итәрме икән? Күптән ул якларга барган юк инде. Элегрәк бер бардык. Ноябрьск шәһәрендә җомга намазын укыгач, 500 чакрым Уренгойга барып, концерт куйдык. Аннан Нижневартовск шәһәренә 700 чакрым кире кайттык. "Газель" машинасында, 35 градус салкында. Шундый чаклар да булды инде...

Реклама

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев