Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Нигъмәтуллин: Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә әзер

Планга 613,8 йорт, ягъни 2 миллионга якын бина кертелгән.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Әзерлек чараларын анализлау нәтиҗәләре буенча Татарстан Бөтенроссия халык санын алуны үткәрүгә әзер. Бу хакта Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Идел буе федераль округында урнашкан Дәүләт статистикасы федераль хезмәте территориаль органнары җитәкчеләре советы утырышында хәбәр итте.

«Планда каралган бөтен эш башкарылды, оештыру планы әзерләнде, аңа 613,8 йорт, ягъни 2 миллионга якын бина кертелгән. 7128 хисап участогы, 1185 исәпкә алу участогы формалаштырылды. Гражданнарны исәпкә алуны үткәрү өчен үз торак бинасыннан тыш тагын 1187 стационар участок булдырылган», — дип сөйләде Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры.

Реклама

Нигъмәтуллин сүзләренчә, пандемия аркасында Бөтенроссия халык санын алуны уздыру сроклары күчерелде. «Әмма аның заманча технологияләр кулланып югары дәрәҗәдә узачагына ышанам», — дип йомгаклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев