Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Нәбиев гаиләсе икенчегә кемне көтә: меңләгән кешенең түземсезләнеп көткән соравына җавап билгеле

Рөстәм Нәбиев — армиягә үзе те­ләп, сау-сәламәт килеш китеп, аннан ярты гәүдә бе­лән кайткан һәм тормышка чытырдап ябы­шып, тырышлыгы нәти­җәсендә язмышын үзгәртә алуы бе­лән бөтен илгә танылган шә­хес.

Индира белән бер-берсенә терәк булып, ир һәм хатын буларак трмыш юлыннан атлыйлар. Кызлары Сафия үсеп килә. Күптән түгел аларның икенче тапкыр әти-әни булырга әзерләнүе билгеле булды.

Рөстәм Нәбиевнең шатлыгы эченә сыймый, бар дөньяга кычкырырга әзер дип язган идек.

Ул вакытта сабыйның кем булачагын үзләре дә белми иде.

Ниһаять, Рөстәм белән Индираның аккаунтларына язылган меңләгән кешенең түземсезләнеп көткән соравына җавап билгеле булды. Рөстәм бу уңайдан видео белән уртаклашан. Аннан аңлашылганча, гаилә икенчегә кыз бала көтә.

 

- Сабыйның кем булачагын белер алдыннан, без һәм барлык кунаклар белән аңа видеомөрәҗәгать юлладык. Ул бик ихлас һәм дулкынландыргыч килеп чыкты, - ди Рөстәм. 

 

Фото: скриншот инстаграм

matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев