Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов үз эше белән шөгыльләнүчеләрне “күләгәдән” чыгару мөһимлеген әйтте

Президент үзен-үзе эш белән тәэмин итүчеләргә салым кертелү турында дөрес һәм төгәл мәгълүмат җиткерелергә тиешлеген белдерде.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз эше белән шөгыльләнүчеләргә салым кертү, бу мәсьәләне “күләгәдән” чыгару мөһимлеген әйтте. Бу мәсьәлә ТР Министрлар Кабинетында финанс, казначылык һәм салым органнары республика киңәшмәсендә күтәрелде.

“Иртәме, соңмы, бу (салым түләү – Т.И. искәрмәсе) булачак. Кешеләр үз һөнәри эшчәнлекләрен федераль закон кысаларында алып барсын өчен, төгәл, аңлаешлы гарантияләр булырга тиеш дип саныйм”, - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов өстенлекләр турында халыкка аңлатырга кирәклеген әйтте. "Юкса, үз эше белән шөгыльләнүчеләр законны бозачак. Күздә тотыла торган параметрлар аңлаешлы. Моны гражданнарга җиткерү кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе фикеренчә, бу эшне координацияләүчене билгеләү мөһим. "Күләгәдән чыгарырга кирәк. Бу нормаль эшчәнлек. Кешеләр акча эшләргә тиеш, ләкин моның рәсми булуы шарт”, - диде ул.

Президент эш барышында сораулар туганда төзәтмәләр кертеләчәген әйтте. “Гражданнар мәнфәгатьләрен дә яклаячакбыз. Бу законны халык нормаль кабул итәргә тиеш. Бу эштә актив эшләргә кирәк дип саныйм”, - диде.

    Үзмәшгуль кешеләр өчен салым экспериментын 2019 елда башларга җыеналар. Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга һәм Татарстан сынау төбәкләре итеп билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев