Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов: Цифрлы телевидениегә күчү сыйфатны яхшыртачак

Казанда Россиядә цифрлы телевидениегә күчүгә багышланган бәйрәм узды.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). Цифрлы эфир тапшыруларына бердәм күчү Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеген сыйфатлы телевидение белән тәэмин итәчәк. Мондый фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узган Цифрлы бәйрәмдә әйтте.

Татарстанда, тагын 20 төбәктз федераль телеканалларның аналоглы тапшыруларын 14 октябрьдә туктаталар, бу цифрлы телевидениегә күчүнең финалы була.  Цифрлы телевидение сигналның югары сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Аны заманча телевизорларга да, иске модельләргә дә тоташтырырга була. Моның өчен махсус цифрлы приставкалар куярга кирәк. Ул 20 төп федераль телеканалны бушлай карау мөмкинлеге бирә.

«14 октябрьдә Россиянең 21 субъекты телевидениенең цифрлы форматына күчүнең зур программасын тәмамлый. Бу бик зур хезмәт, бу федераль программа. 10 ел дәвамында без моңа ирештек, һәм бу, әлбәттә, илебезнең теләсә кайсы почмагында 20 телевизион канал югары сыйфатта һәм иң мөһиме — бушлай», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика территориясендә узган ел ахырыннан бүгенгә кадәр халыкның 99,3 проценты цифрлы телевидение белән тәэмин ителгән.  «Ике атна безгә актив эшләргә кирәк. Бу проект кешеләрне сыйфатлы телевидение белән тәэмин итәр дип ышанабыз. Барыгызны да бу истәлекле вакыйга белән котлыйм һәм актив позициягез, сез башкарган эшегез өчен тагын бер тапкыр рәхмәт әйтәсем килә», — диде ул.

Казанда яшәүчеләргә «Казан» гаилә үзәге фасадында матур утлы тамаша күрсәтелде. Шәһәрнең төп истәлекле урыннарының берсе беренче тапкыр видеомэппинг өчен экран булды. «Касә»дә ун минутлык 3D-проекция Россия телевидениесе тарихына һәм тамашачылар өчен цифрлы ТВның өстенлекләренә багышланган иде. Соңыннан күк йөзе гаилә үзәгенең күзәтү мәйданыннан җибәрелгән фейерверклар белән яктыртылды.

Реклама

Бәйрәмдә 3 меңгә якын волонтер катнашты, алар күбәләк формасында тезелеп бастылар һәм яна торган беләзекләр ярдәмендә флешмоб оештырдылар. Флешмобка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылды.

 

 

Фото: Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев