Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Юлламасын Мәскәүдә тыңлаячак

Татарстан Президенты бүген Мәскәүгә эш сәфәренә бара.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов  Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы белән чыгышын Мәскәүдә тыңлый. Бу чара көндез уникедә «Манеж» күргәзмәләр залында булачак. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Юллама тантанасына 1,3 мең кеше килә. Алар арасында Россия Хөкүмәте, Россия Федерация Советы вәкилләре, Дәүләт Думасы, төбәк җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре була.

Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә «КАМАЗ» йөк машиналары җитештерә торган заводның беренче директоры Лев Васильев белән очраша.

 

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев