Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов көзге сайлауда президентлыкка беренче кандидат булды

Республиканың гамәлдәге җитәкчесенең кандидатурасын бертавыштан хупладылар.

(Казан, 24 июль, «Татар-информ»). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе көзен ТР Президентын сайлауда катнашачак беренче кандидатны теркәде. Ул – республиканың гамәлдәге җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгы корреспонденты.

Миңнехановны ТР Президенты вазифасына кандидат сыйфатында теркәү турындагы мәсьәлә ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында беренчеләрдән булып тикшерелде. Карар бертавыштан кабул ителде.

Миңнехановны ТР Президенты вазифасына кандидат сыйфатында теркәү турындагы мәсьәлә ТР Үзәк сайлау комиссиясе утырышында беренчеләрдән булып тикшерелде. «Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидатны хуплаган урыннарда тәкъдим ителгән имзаларны тикшерүнең йомгаклау беркетмәсе нигезендә, Татарстан Республикасы Президенты вазифасына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын хуплап җыелган имзалар саны – 406, шуларның 100е – муниципаль район һәм шәһәр округларының вәкиллекле органнары депутатларының имзалары.

Шул ук вакытта, кандидат күрсәтелгән затлар тарафыннан Татарстан Республикасының 45 муниципаль районы һәм шәһәр округларында хупланган, кандидатны Татарстан Республикасы Президенты вазифасына теркәү өчен шул җитә», - диде утырышта ТР Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Надежда Борисова. Кандидатны теркәү турындагы карар бертавыштан кабул ителде.  

Республиканың гамәлдәге җитәкчесе президентлыкка кандидат сыйфатында «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан күрсәтелде. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең 32нче конференциясендә делегатларның күпчелеге Рөстәм Миңнехановны яклап тавыш бирде.

ТР Президентын яңа срокка тәкъдим итүне дәүләт башлыгы Владимир Путин да хуплады. «Татарстан төп күрсәткечләр буенча Федерациянең барлык субъектлары арасында лидерлар рәтендә бара, бу чыннан да шулай. Боларның барысына да сезнең республика башлыгы вазифасындагы эшчәнлегегез нәтиҗәсендә ирешелгән», - дип искәртте Путин Миңнеханов белән очрашу вакытында.

ТР Дәүләт Советы депутатлары 11 июньдә узган утырышта Татарстан Президентын сайлауны 2020 елның 13 сентябрендә – бердәм тавыш бирү көнендә үткәрү турында карар кабул итте. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/politics/24-07-2020/r-st-m-mi-nehanov-k-zge-saylauda-prezidentlykka-berenche-kandidat-buldy-5758900

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев