Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов: Хәзерге вакытта балаларның бакчада булуы файдалырак

Татарстан Президенты пропуск режимы бетерелгәннән соң, барлык гамәлгә ашырылган чаралар да гражданнар өчен уңайлы булырга тиеш дип саный.

(Казан, 11 май, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстанда пропуск режимы бетерелгәннән соң, балалар бакчалары covid-19 таралу куркынычыннан балаларны нәтиҗәле саклый алачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

«Әгәр бездә предприятиеләрнең 90 проценты эшләсә, урамнарда ирекле йөрү рөхсәт ителсә, минем уйлавымча, балаларның бакчаларда булуы гомуми үсеш өчен дә файдалырак булыр», — диде Миңнеханов.

ТР Президенты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына һәм ТР Мәгариф министрлыгына балаларны мәгариф учреждениеләренә кабул итү һәм аларга медицина тикшерүен тәэмин итүне йөкләде. «Барлык таләпләрнең дә үтәлүе зарур. Барысы да гражданнарыбыз өчен уңайлы булырга тиеш», — дип билгеләп узды республика җитәкчесе.

Искәртеп үтик, ТР Хөкүмәте коронавирус таратуны булдырмау буенча яңа чаралар турында карар кабул итте. Документ нигезендә, 12 майдан оешмалардан белешмәләр рәсмиләштерү һәм өйдән чыгу өчен СМС-пропусклар алу гамәлдән чыгарыла.

Шулай ук, карар гражданнарның берәмләп сату, пассажирлар һәм багаж ташуны гамәлгә ашырганда транспортта хезмәтләр күрсәтүне тыя, шул исәптән, такси хезмәте дә медицина битлеге, респиратор һәм перчаткалар киеп эшләгән килеш кенә гамәлдә була ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев