Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгенең Яңа елга бизәлешен карады

Татарстан башкаласындагы бәйрәм объектларын Италиядән килгән белгечләр ясаган.

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгенең Яңа елга бизәлешен карады. Бу турыда республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан Президентын башкала мэры Илсур Метшин, башкаланы бизәү белән шөгыльләнгән Festi Group компаниясе җитәкчесе Валерио Фести озатып йөрде.

Кабан күле яр буен караганда Festi Group оешмасына нигез салучы Валерио Фести аңлатма биреп барды. Камал театры янында декор 28 метрлы яктырткычлы композиция урнаштырылган палубага юнәлдерелгәнен, түбән палубада яктырткычлы аркалар куелганын сөйләде.

 

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Бауман урамы буйлап йөрде. Казан Арбатын яктырып тора торган кырык арка белән бизәгәннәр.

Казандагы объектларны Италиядән килгән 35 белгеч ясаган. 102 мең энергия саклый торган лампа, 60 км үткәргеч, 90 агач багана кулланылган, диелгән әлеге хәбәрдә. 

 

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев