Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда 14 хуҗалык бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп бетерде

Республикада барлык мәйданның 73 проценты суктырылган.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”). Татарстанда 14 хуҗалык бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп бетерде. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөртекле һәм кузаклы-бөртекле культураларны урып-җыюны Әгерҗе, Алексеевск, Апас, Буа, Югары Ослан, Чүпрәле, Алабуга, Менделеевск һәм Питрәч районнарында төгәлләделәр.

Республикада 1 млннан артык гектарда ашлык суктырылган. Бу планның 73 процентын тәшкил итә. Бөртеклеләрнең тулаем җыемы 2,8 млн тонна булган. Республикада барлыгы 1 млн тоннадан артык көзге бодай, 300 мең тоннадан артык көзге арыш, 350 мең тонна бодай, 922 мең тонна арпа, 96 мең тонна борчак һәм 118 мең тонна солы суктырылган.

Бөртеклеләрдән гектарына 26,2 центнер уңыш алынган. Уңыш алуда лидерлар сафында Зәй, Актаныш, Сарман һәм Нурлат районнары тора.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/27/170458/

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев