Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов: Гражданнарны коронавирустан вакцинацияләү буенча зур эш көтә

«Безнең алда зур аңлату эшләре тора. Миндә бернинди шик юк: без шушы эш хисабына вирусның куркынычсызлыгы күрсәткеченә ирешәчәкбез», — диде Президент.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда гражданнарны коронавирустан вакцинацияләү буенча зур эш көтелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсенең коллегия утырышыннан соң журналистларга шушы бурыч торганын әйтте.

«Безнең илдә өч вакцина. Без проектларда катнашабыз. Үзебезнең гражданнар сыйфатында бу чыннан да куркынычсыз икәнен күрәбез. Безнең алда зур аңлату эшләре тора. Миндә бернинди шик юк: шушы эш хисабына вирусның куркынычсызлыгы күрсәткеченә ирешәчәкбез», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент 68 вакцинация ноктасы билгеләнгәнен, аларның саны арттырылачагын әйтте. «Без медицина учреждениеләреннән тыш, сәнәгать предприятиеләрен дә җәлеп итәчәкбез. „Казаноргсинтез“, „КамАЗ“да мондый эш башланды. Дәвам иттереләчәк», — диде.

Реклама

«Без алган 13 мең вакцинаның 6 меңе белән вакцинация үткәрелде. Бу айда 190 мең вакцина алачакбыз», — дип әйтте Президент.

Рөстәм Миңнеханов вакцинация эшен системалы, дөрес итеп оештырырга кушты. «Моның өчен барысы да бар. Иң мөһиме — чиратсыз башкарырга. Дәүләт хезмәтләре порталы да шуның өчен эшли. Проблемалары булган һәм вакцинациягә килгән кешеләрнең аерым маршрутлары булырга тиеш. Бу сорау көн саен контрольдә», — дип белдерде.

 

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев