Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына сайлау алдыннан халыкка мөрәҗәгать итте

"Татарстанның киләчәге өчен тавыш бирергә сорыйм", - ди Татарстан Президенты.

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 сентябрь - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

Хөрмәтле татарстанлылар!

8 сентябрьдә республика Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар үтәчәк. Сайлау кампаниясе тыныч узды. Сез күп кенә наказ җиткердегез. Алар барысы да эшкә алынды.

Без республика программалары буенча эшләүне дәвам итәбез. Яңа «Безнең ишегалды» республика программасын әзерлибез. 3 ел эчендә һәр ишегалдын тәртипкә китерергә җыенабыз.

Авыл халкы өчен 4 медицина комплексы - мобиль поликлиника эшкә кереште. Бу икътисади үсешкә күрә мөмкин булды.

Реклама

Әмма проблемалы сораулар аз түгел. Без аларны хәл итәчәкбез. Безгә сезнең ярдәм кирәк. Безгә эшчән, эшкә сәләтле парламент кирәк.

Сезне 8 сентябрь көнне сайлау участокларына килергә чакырам. Татарстанның киләчәге өчен тавыш бирергә сорыйм. Сезгә бик зур рәхмәт, диелә мөрәҗәгатьтә.
 

 

Фото: tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев