Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов 8 сентябрьдә «Мобиль сайлаучы» ярдәмендә тавыш бирәчәк

Татарстан Президенты Дәүләт Советы депутатларын сайлау көнендә Саба районында булачак.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 8 сентябрьдә Саба районында булачак, шуңа күрә факттагы урын буенча тавыш бирү хокукыннан файдаланачак һәм «Мобиль сайлаучы» ярдәмендә тавыш бирәчәк. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Быел Рөстәм Миңнеханов Үзәк сайлау комиссиясе республикада гамәлгә керткән яңа хокуктан файдаланыр, мөгаен. Әлеге «Мобиль сайлаучы» механизмы факттагы урын буенча гражданлык бурычыңны үтәргә мөмкинлек бирә. Бу көнне ул Саба районында – әнисе янында булыр дип көтелә», - диде Лилия Галимова.

«Мобиль сайлаучы» механизмы факттагы урын буенча тавыш бирү процедурасын тагын да уңайлы итте. Ул учеттан төшерү таныклыкларын һәм территориаль, участок сайлау комиссияләрендә вакытыннан алда тавыш бирү системасын алыштырды.

Реклама

Бу якшәмбедә, 8 сентябрьдә, Татарстан халкы алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаячак. Республикада 2800дән артык сайлау участогы эшләячәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев