Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов 3 сентябрьгә багышланган кызыклы видеоны социаль челтәргә куйды

Машинада баручы өч егет «3 сентября» җырын татарчалатып башкара.

(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмдагы сәхифәсенә кызыклы видео куйды. Ул Михаил Шуфутинскийның билгеле җыры — «3 сентября» хитына багышланган.

Роликтагы видеода машинада өч ир-ат бара. Шул чакта радиода Михаил Шуфутинский «3 сентября» җырын җырлый башлый. Егетләр тиз генә кәләпүшләрен алып кия, берсе гармун уйнап җибәрә.

«Календарьне әйләндерәм,

И снова третье сентября,

Фотосурәтеңә карыйм,

И снова третье сентября.

Ну почему, ну почему,

Аерылышытык синең белән.

Аралар бик әйбәт иде,

До второго сентября», — дип җыр сузалар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов былтыр да бүген көнне шаяртудан башлаган иде – ул Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә Ирек мәйданы күренешен календарь бите белән урнаштырды.

Mail.ru Group үткәргән сораштыру нигезендә, 3 сентябрь, Михаил Шуфутинский башкаруындагы җырга инде ике дистәдән артык ел тулуга да карамастан, Россиядә иң популяр шаяртуларның берсе булып кала. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/03-09-2020/r-st-m-mi-nehanov-3-sentyabrg-bagyshlangan-kyzykly-videony-sotsial-chelt-rg-kuydy-5768356

Фото: видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев