Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов 100 яшьлек фронтовик һәм янгын сагы ветеранына Рәхмәт хаты тапшырды

28 декабрьдә Фәррах Хәйретдиновка 101 яшь тулачак.

(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Рөстәм Миңнеханов 100 яшьлек фронтовик һәм янгын сагы ветераны Фәррах Хәйретдиновка Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. Очрашу Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе алдыннан оештырылды.

Президент ветеран белән аралашты, фронтовик бер атнадан үзенең туган көнен бәйрәм итәргә әзерләнүе хакында сөйләде. 28 декабрьдә аңа 101 яшь тулачак. Президент, графигы тыгыз булу сәбәпле, бәйрәмдә катнаша алмавын әйтте, әмма сак хезмәте ветеранына үзенең котлау сүзләрен җиткерергә вәгъдә итте.

Фәррах Хәйретдин улы ХәйретдиновБөек Ватан сугышы һәм янгын сагы ветераны. Ул хәрби разведкада хезмәт иткән, дүрт сугыш герое. Хәйретдинов үзенең сугыш юлын Халкинголда башлаган, Берлинга ук  барып җиткән, ә аннары янәдән көнчыгышка әйләнеп кайткан.

1946 елда аны майор дәрәҗәсендә Казанга демобилизациялиләр. 1947 елда Синтетик каучук заводына аппаратчы булып эшкә урнаша. 1951 елда Синтетик каучук заводы каршындагы 13нче янгын частендә өлкән сержант дәрәҗәсендә бүлек командиры вазифасында эшкә керешә. 1970 елда лаеклы ялга китсә дә, 1995 елга кадәр эшен алга таба дәвам итә.

 

 

Фото: Динара Прокопьева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев