Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов "Том Сойер Фест" фестивале кунагы булачак

Иске йортларны торгызу хәрәкәтенең чираттагы сезонын тантаналы ябу 30 августта оештырылачак.

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 30 августта, Шәһәр һәм Республика көнендә, Казанның иске йортларын торгызу буенча оештырылган "Том Сойер Фест" фестивалендә булырга һәм быелгы сезонны ябу тантанасында катнашырга уйлый. Бу хакта тарихи җирлек буларак Татарстан башкаласының шәһәр тирәлеген саклау хәрәкәте активистлары хәбәр итә.

Анонстагы мәгълүмат буенча, 14.30 сәгатьтә Рөстәм Миңнеханов активистлар көче белән яңартылган йортларны караячак һәм чыгыш ясаячак. Фестиваль Волков урамындагы 29нчы йорт янында оештырылган бәйрәм белән тәмамланачак.

Реклама

Исегезгә төшерәбез, энтузиастлар хәрәкәте объектларны торгызу эшләрен, 17 июньнән алып, эш көне тәмамлангач, кич башкара. Ике айда волонтерлар Казанның тарихи үзәгендәге дүрт бинаны ремонтлый - Волков урамындагы 29нчы, 42-1нче һәм 66нчы номерлы йортлар һәм Лесгафт урамында 19нчы номерлы йорт.

Быел эшләрдә 147 волонтер катнашкан. Әлеге хәрәкәт эшчәнлеге ЮНЕСКО оешмасының игътибарын җәлеп иткән. Аның белгечләре Habitat III конференциясендә бу башлангычны уңышлы проект дип атаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев