Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Саба районында берничә яңа объектта булды

Районга килүгә республика башлыгы Югары Утар балалар йорты-интернатының яңа корпусында булды.

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районына эшлекле сәфәре барышында ике яңа объект белән танышты. Республика башлыгын Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов озатып йөрде. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Районга килүгә Рөстәм Миңнеханов Югары Утар балалар йорты-интернатының яңа корпусында булды. Әлеге оешма 1962 елдан бирле эшли. Монда 3-18 яшьләрдәге 80 авыру бала яши. Хәзерге вакытта интернат 5 корпустан тора: адаптацион һәм административ бина, медицина блогы, ашату блогы, мунча һәм кер юу бинасы, яшелчә саклагыч, теплица, склад һәм башка өстәмә бүлмәләр.

Яңа бина 2нче корпуска ялгап төзелгән һәм даими яшәү өчен 4-8 яшьләрдәге 30 балага исәпләнгән. Рөстәм Миңнеханов бүлмәләрне карады, үзәк белгечләре белән аралашты. Очрашу барышында республика Президентына балаларга уңайлы шартлар тудырылган, дип җиткерделәр.

Рабочая поездка Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова в Сабинский муниципальный район. Фото Марсель Бадыкшин

Реклама

Актлар залында Рөстәм Миңнеханов, хезмәткәрләр һәм оешма ветераннары белән күрешеп, аларны интернатка нигез салынуга 55 ел булу белән котлады. "Бу оешма ярты гасырдан артык эшли. Бүген без яңа заманча бинада торабыз, анда балалар өчен барлык шартлар да тудырылган. Котлыйм сезне!" - диде Татарстан Президенты һәм очрашуда катнашучы берничә кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Шуннан соң республика Президенты район үзәге булган Байлар Сабасы бистәсенә юл тотты. Биредә август аенда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен күпфункцияле үзәк ачылды. Яңа объект бер ел эчендә төзелгән. Филиалда федераль хакимият органнарына караган оешмаларның да хезмәтләрен алырга була: Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте (Росреестр), Салым хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы (шул исәптән миграция һәм ЮХИДИ), Суд приставлары идарәсе, Роспотребнадзор, Пенсия фонды, Бердәм идентификация и аутентификация системасы (ЕСИА), Федераль кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү корпорациясе.

Рабочая поездка Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова в Сабинский муниципальный район. Фото Марсель Бадыкшин

Бистәнең күпфункцияле үзәк бинасы янында Татарстан Президенты Саба районының авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм район җирлекләре башлыклары белән очрашты. Саба районы башлыгы урып-җыю кампаниясенең темплары турында бәян итте. Әйтик, бүген җирле игенчеләр мәйданның 85 процентында, ягъни 21 мең гектарда, урак эшен тәмамлаган. Атна ахырына урып-җыюны тулысынча төгәлләү планлаштырыла: барлыгы 3,7 гектар суктырасы калган. Уңыш гектарыннан 36,5 центнерны тәшкил итә. Амбарларга хәзергә 72 мең тонна икмәк кайтарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев