Реклама
Лидерлыкны элеккечә үк Мәскәү мэры Сергей Собянин тота.
(Казан, 7 август, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия субъектлары башлыкларының июль ае рейтингында 4нче урынны яулаган. Бу хакта Сәяси һәм икътисади коммуникацияләр агентлыгы (АПЭК) тикшеренүләре нәтиҗәсе буенча билгеле булган. Бер ай элек Миңнеханов рейтингта бишенче баскычта иде.
Лидерлыкны элеккечә үк Мәскәү мэры Сергей Собянин тота. Икенче урында Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, өченчедә - Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев.
Татарстан Президенты рейтингта 4нче урынга күтәрелеп, Санкт-Петербург губернаторы Сергей Полтавченко бишенче урынны алган.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз