Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Кыш бабайга хат язган 5 яшьлек Даниланың теләкләрен тормышка ашырачак

Президент балаларга бүләкләр тапшыру буенча хәйрия акциясендә катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов "Кыш Бабайга хат" хәйрия акциясендә катнашты. Сессия утырышы тәнәфесендә депутатларга һәм башка рәсми затларга чыршыга эленгән хатларны салдыру мөмкинлеге бирелде.

Рөстәм Миңнехановка Яңа елга Кыш бабайдан бүләк сораучы 5 яшьлек Данила хаты туры килде. Сүз уңаеннан, әлеге хатларны тәртипләре тайпылышлы балалар һәм яшүсмерләр өчен "Дуслык" Казан социаль-тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр язган. 27 бала Кыш Бабайга үзләренең теләк-хыялларын җиткергән. Барлык хатлар да шушы чыршыга беркетелгән иде.

Татарстан Президенты ачкан хатта 5 яшьлек Данила машина һәм робот сорый. Балаларны сөендерү акциясендә, шулай ук, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. 27 декабрьдә "Дуслык" үзәгендә Яңа ел бәйрәмендә балаларга үзләре сораган бүләкләр өләшенер дип ниятләнә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев