Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов интернетта Космонавтика көненә кызыклы ВИДЕО элгән

12 апрельдә бар дөнья космоска беренче тапкыр кеше очкан көнне - Авиация һәм космонавтика көнен билгеләп үтә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны әлеге вакыйга белән котлады. Ул үзенең Instagramында видео урнаштырган.

"Кем космонавт булырга хыялланмады? Космонавтика көне белән!" - дип язган республика лидеры үзенең аккаунтында.

Видеода яшьләр, ракета формасында тезелеп, "Киттек!" сүзләре белән "космоска" оча.

Искәртеп үтик, 1961 елның 12 апрелендә Советлар Союзы гражданы, өлкән лейтенант Юрий Гагарин "Восток" космик кораблендә дөньяда беренче тапкыр Җир тирәли очыш ясый һәм шуның белән пилотлы космик очышлар чорын ача.

---
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Рөстәм Миңнеханов интернетта Космонавтика көненә кызыклы ВИДЕО элгән

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев