Саба ТВ

Рөстәм Миңнеханов "Инстаграм"га Татарстанда 2017 ел уңышын җыюга багышланган ролик куйган

Видео иртә таңнан кояш баеганчы кырда эшләүче комбайнчыларга багышлана.

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов "Инстаграм"дагы битендә республикада урып-җыю барышы турында ролик куйган.
Видео иртә таңнан кояш баеганчы кырда эшләүче комбайнчыларга багышлана. Ролик кош очышы югарылыгыннан төшерелгән матур кадрлардан гыйбарәт.

Кичә 4 сәгать эчендә генә дә видеоны 21 меңнән артык кеше караган иде. Хәзер караучылар саны 27 меңнән артып киткән.

Исегезгә төшерәбез, бүгенгә Татарстанда 3 млн 50 мең тоннадан артык ашлык суктырылып, игеннәрнең 58 проценттан артыгы җыеп алынган.

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: