Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов Хошиминда «Кучи партизан крае» хәрби-тарихи комплексында булды

"Вьетнам - Татарстан" бизнес-форумы кысаларында партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерү мәсьәләләрен җентекләп карау планлаштырыла.

Кичә, 19 ноябрьдә, Хошимин шәһәренә (Вьетнам Социалистик Республикасы) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көньяк Вьетнамның төп истәлекле урыннарыннан берсе - «Кучи партизан крае» хәрби-тарихи комплексында булды. Татарстан Республикасы Президентын Россия Федерациясенең Хошиминдагы Генераль консулы Алексей Попов һәм Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов озата йөрде, дип хәбәр итә Татарстан Президентының матбугат хезмәте.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Социалистическую Республику Вьетнам. Фото Марсель Бадыкшин
Хәрби паркның тарихы 1945-1954 елларда Вьетнамның француз колонизаторларына каршы һәм 1964-1973 елларда Америка агрессорларына каршы көрәшенә бәйле.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Социалистическую Республику Вьетнам. Фото Марсель Бадыкшин

«Кучи партизан крае» территориясен караганда, Рөстәм Миңнеханов һәм Алексей Попов 1945-1973 еллардагы хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Вьетнам солдатлары истәлегенә багышланган мемориаль комплексына чәчәк бәйләме салдылар.
Аннары Татарстан Президенты төрле ату коралларыннан торган экспозицияне карап чыкты, шулай ук җир асты галереяләренең берсенә төште.

Реклама

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Социалистическую Республику Вьетнам. Фото Марсель Бадыкшин
1940 нчы елларда Вьетнамның каршы тору көчләре Кучи районында төрле тирәнлектә җир асты коммуникацияләре челтәрен эшли башлыйлар, анда казармалар, складлар, госпитальләр, хәрби штаблар урнаша.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Социалистическую Республику Вьетнам. Фото Марсель Бадыкшин
Америка экспедиция корпусының һәм Сайгон режимы армиясенең Кучи базасын юк итү планнары җимерелә.
Комплекс милли һәм мәдәни-тарихи ядкарь дип санала., диелә матбугат хәбәрендә.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/20/152668/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев