Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов графиктан артта калган төзелеш объектлары турында хисап сорады

Татарстан Президенты министрлык җитәкчеләрен үзләренә караган учреждениеләрне төзүне һәм ремонтлауны һәрвакыт күзәтеп торырга чакырды.

(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Сатып-алуда бердәнбер катнашучының гаризасын тикшергәннән соң, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды белән килешү төзегән.
Әлеге документ ятим балалар өчен, Татартстан милке буларак , 251 торак бинасы булдыруны күздә тота.
Хәзерге вакытта документлар тутыру эше башкарыла, 62 бина куллануга тапшырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Фролов Хөкүмәт йортындагы киңәшмәдә хәбәр итте, дип җиткерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Барлык муниципаль берәмлекләр катнашында видеоконференция режимында уздырылган киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Аерым категориягә караган гражданнарны торак белән тәэмин итү программасы нигезендә 50 күпбалаллы гаиләгә сертификатлар тапшырылган. 61 гаиләгә субсидия бирү турында расланган исемлек ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондына юлланган. Шулай ук Чернобыльдә хезмәт иткән - 20, күчеп кайтырга мәҗбүр булган - 13 һәм Ерак Себердән күчеп кайткан 2 кешегә сертификатлар тутырылган.

Рөстәм Миннеханов Төзелеш министрлыгына төзелеш эшләре тәмамланып килә торган күпфатирлы йортлар буенча мониторинг уздырып торырга һәм графиктан артка калган объектлар буенча хисап тотарга, моның сәбәпләрен аңлатырга, төзелеш мәйданнарында ничә эшче эшләгәнен, башкарылган эш күләме турында хисап тотарга кушты.

Моннан тыш ТР Президенты министрлык җитәкчеләрен үзләренә караган учреждениеләрне төзүне һәм ремонтлауны һәрвакыт күзәтеп торырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев