Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов: Ана телебезне белмәүне, аз куллануны танырга кирәк

"Кызганычка каршы, без ана телебезне белмибез, аз кулланабыз. Моны танырга кирәк", - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов журналистларга традицион Яңа ел алды очрашуында.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, республика башлыгы телләр белән бәйле мәсьәлә буенча фикерләре белән уртаклашты. Аның фикеренчә, татар теленә туган тел һәм дәүләт теле буларак карау икесе ике төрле нәрсә. "Кызганычка каршы, без ана телебезне белмибез, аз кулланабыз. Моны кабул итәргә кирәк. Һәркайсыбызда татар теленә карата патриотизм хисе булырга тиеш. Менә шул җитми. Һәр кешенең бурычы бу. Ана телеңне белмәү сине бизәми", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент татар теленең субъектның дәүләт теле булуын ассызыклады. "Без үзебез дә федераль министрлык аша программаны алга этәрергә тиеш булганбыздыр. Бар кеше дә үзен норматив кысаларында эш итте дип уйлады. Менә шушы килештермичә эшләүләр белән шушы проблемага юлыктык", - диде ул.
Президент татар телен укытуда җитешсезлекләр шактый булуын таныды. "Татар телен укыту системасы бик катлаулы, гамәли характерда тугел иде. Шуңа күрә ул русларда гына түгел, татарларда да ризасызлык уятып килде. Хәзер бу мәсьәлә үзенең логик чишелешен тапты. Без үзебез өчен бик күп нәтиҗәләр ясадык. Вакыт күрсәтер, хәзер без булган норматив докумертларга нигезләнергә тиеш. Безгә телләрне популярлаштыру кирәк. Чынлыкта бөтен эшләрне ике телдә алып барырга тиешбез", - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

     

     

    Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

    Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

     

     

     


    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев