Саба ТВ

Рәшит Шамкай: "80гә җиттем. Бик ямансу"

Рәшит Шамкай журналистларга хәл-әхвәлләрен сөйләгән. "Тәрәзәдән карап утырам. Урамга чыга алмыйм, башым әйләнә", - ди ул.

 

Юмор остасы быел инфаркт кичергән. Июньдә 60 ел бергә гомер иткән хатыны Суфия ханым 77 яшендә бакыйлыкка күчкән.

"Бик ямансу. Улым белән кызым янымда, бик карыйлар, рәхмәт. 80гә җиттем. Сәхнә белән саубуллаштым. Шулай да шигырьләр язам. Китаплар укыйм", - ди Рәшит Шамкай.

 
Фото: http://irrigator.ru.net/v/307650
 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: