Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Рөстәм Миңнеханов фейк-һөҗүмнәргә каршы көрәш турында: Биредә матбугатның роле бик зур

Гадел һәм ышанычлы гаммәви мәгълүмат чаралары Россиягә каршы фейк-һөҗүмнәр дулкыны белән көрәштә зур әһәмияткә ия, дип саный ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Махсус хәрби операция үткәрү һәм Россиягә моңарчы күрелмәгән басым шартларында матбугат чараларының роле тагын да арта, дип искәртте ул Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында.

Россиянең гаммәви мәгълүмат чаралары аша махсус операциянең сәбәпләре һәм азат ителгән территорияләрдә үтәлә торган бурычлар турында дөрес мәгълүмат җиткерергә мөмкин, ди Миңнеханов. «Фейклар һәм мәгълүмати һөҗүмнәр бик күп. Һәм биредә матбугатның роле зур. Россиягә каршы көрәш бара, бу бик начар. Аның каравы без кайсы участокларның импортны алыштыруга мохтаҗ икәнлеген күрдек, кемнең – хезмәттәш, кемнең юк икәнен аңладык. Боларның барысына да түзәчәкбез, илебез тарихында моны кичердек инде. Бу катлаулы чорда без бердәм булырга тиеш», - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты утырышта катнашучыларга.

Ул шулай ук очрашуны оештыручыларга, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә һәм Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллегенә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде. «Сез күп кенә файдалы эшләр башкарасыз, проектлар гамәлгә ашырасыз һәм һәрвакыт республикабызны кайгыртасыз. Бу бик тә мөһим, без әлеге ярдәмгә һәрвакыт мохтаҗ», - дип сүзен төгәлләде Татарстан Президенты.

Дискуссия төгәлләнгәч, Миңнеханов республиканың социаль-икътисади потенциалын ныгытуга сизелерлек өлеш керткән һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен «Дуслык», «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләр өчен» орденнарын, «ТАССР оешуга100 ел» медален һ.б. бүләкләр тапшырды.

ТР Мәдәният министрлыгы һәм Дәүләт Третьяков галереясе арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалау Татарстан Президентының Мәскәүгә ясаган визитының тагын бер мөһим аспекты булды. Документ республика һәм илдәге иң зур музейларның берсе арасында мәдәни өлкәдәге хезмәттәшлекне киңәйтү планын беркетте.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-feik-houmnarga-karsy-koras-turynda-bireda-matbugatnyn-role-bik-zur-5864320

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев