Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Росстат 2017 елда россиялеләрнең Яңа ел табыны күпмегә кыйммәтләнүен исәпләп чыгарды

Бер ел эчендә барыннан да элек кызыл уылдык һәм атланмайның бәясе күтәрелгән, аракы - 3,5, Россия шампан шәрабы 4,6 процентка кыйммәтләнгән.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). 2017 елда россиялеләргә Яңа ел табынын әзерләү, узган елга караганда, 4 процентка диярлек кыйммәткәрәк төшәчәк, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Бер ел эчендә барыннан да элек кызыл уылдык һәм атланмайның бәясе күтәрелгән, аракы - 3,5, Россия шампан шәрабы 4,6 процентка кыйммәтләнгән.

Росстат быелның ноябрь ае нәтиҗәләре буенча азык-төлек бәяләреннән чыгып, дүрт кешедән торган гаиләгә Яңа ел табыны әзерләү өчен кирәкле товарлар җыелмасының бәясен исәпләп чыгарган. Аннан күренгәнчә, 2017 елда әлеге җыелманың бәясе 6,096 сум тәшкил итәчәк. Бу - узган елгы күрсәткечкә караганда 3,76 процентка (5,875 сум) артыграк.

Росстат мәгълүматлары буенча, бу җыелманың иң кыйммәте - Чукоткада (8,1 мең сум), Ненец автономияле округында (7,7 мең сум) һәм Якутиядә (7,6 мең сум). Мәскәү әлеге исемлектә дүртенче урынны били (7,4 мең сум). Яңа ел табынының иң арзаны - Ингушетиядә (3,1 мең сум).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев