Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Россиянең иң өлкән кешесе, 127 яшьлек әби үзен яхшы хис итә

Кабардино-Балкариянең Баксанск районы Заюково авылы кешесе Нана Шаова - Россиянең иң өлкән кешесе.

Аның исеме Россиянең Рекордлар китабына кертелгән. Бу факт дөнья рекорды булып та санала. Нана Цуковна Шаовага - 127 яшь, ул шул ук Заюково авылында 1890 елда күп балалы гаиләдә туган. Бар гомерен колхоз эшенә багышлаган. Беренче ире фронтта үлгән, Бөек Ватан сугышыннан соң икенче тапкыр кияүгә чыккан. 36 ел бергә яшәп, биш бала үстергәннәр. Ире 1982 елда вафат булган. Бүгенге көндә әби үзен яхшы хис итә, якыннары уңыш-куанычларына сөенә. Кайчак эшсезлектән арыйм, дип зарланып ала. Милли ризыклар һәм тәм-том ярата ди.

Россиянең икенче иң өлкән кешесе - Әстерхан өлкәсеннән Тәнзилә Бисембаева, аңа - 121 яшь. Шунысын да әйтергә кирәк, Төньяк Кавказ иң озак яшәүчеләр төбәге санала.

http://shahrikazan.com

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев